Азнакайлылар сөт җитештерү темпларын арттырдылар
Азнакай терлекечеләре сөт җитештерү буенча республикада беренче унлыкка чыктылар. Азнакайлылар көнгә 130 тонна сөт савалар. Бер сыерга көнгә 17,1 литр туры килә. "Союз-Агро", "Габдрахманов Л.Г.", "Марс", "Азнакай"АФ", "Закирова Л.Ә" хуҗалыклары бу өлкәдә районны алга этәрүче хуҗалыклар булып торалар.