16 июнь 2017 яңалыклары
-
Бүген Азнакайның Балалар иҗтимагый оешмалары советы активистлары “Маяк” газетасына эшлекле визит ясады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Очрашуда сүз үзара элемтәләр урнаштыру, уртак проектлар эшләү, бәйгеләр оештыру хакында барды. "Сәләт" клубын, "Җиңү волонтерлары" бүлеген, укучы балаларның башка берләшмәләрен җитәкләгән егет-кызлар үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
-
Котлыйбыз Садыйков Инсаф Мизхәт улын!
Безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Садыйков Инсаф Мизхәт улы 14 июньдә үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез! Без сине шушы көтеп алган гөмер бәйрәменең белән чын күңелдән тәбриклибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларның һәм оныкларның күңел җылысын тоеп,...