13 июнь 2017 яңалыклары
-
Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда “Россия көне” уңаеннан балалар Россия символлары белән таныштылар.
Россия Көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда "Безнең символлар" дигән танып-белү чарасы узды. Анда "Әкият" балалар бакчасының өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре һәм "Азнакай" санаториенда дәваланучы балалар катнашты. Алар Россия символлары - флаг, гимн, герб турында мәгълүматлар өйрәнеп кенә калмадылар, ә бәлки туган илләре, аны ничек яратулары һәм башкалар турында үзләре дә бик...
-
Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерүче абыйлары янына экскурсиягә бардылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Аларны 87 нче янгын сүндерү частеннән дежур каравыл начальнигы Ленар Мәйлүнов һәм өлкән инспектор Равил Хөсәенов каршы алды. Балалар заманча янгын техникасы, янгын сүндерүче абыйларының төтендә кия торган сулыш аппаратлары һәм башкалар турында бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан балалар янгын машиналарына үзләре дә менеп утырдылар, янгын сүндерүче абыйларының киемнәрен дә киеп...
-
Бәйрәм көннәрендә районыбызда ике шәхси мунчада янгын чыккан.
Аның берсе Альферовка авылында, ә икенчесе Азнакайдагы шәхси ихатада. Нәтиҗәдә, ике мунчаның да түбәләренә зыян килә. Янгыннарны мичтән файдалану кагыйдәләрен сакламау сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мичләрне кыздырмаска, төттен чыгу юлларын чистартып торырга, якканда бензин, ягулык кебек тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәләр.