25 май 2017 яңалыклары
-
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзәк базар белән танышты, анда эшләүчеләрнең фикер-гозерләрен тыңлады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайда инвалид балаларга бушка мультфильм күрсәттеләр
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Восток" кинотеатры җитәкчелеге белән берлектә инвалид һәм социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләрдәге балаларга бушлай тәрбияви эчтәлектәге мультфильм күрсәттеләр. Балалар өчен мондый чаралар җәмгыятькә яраклашуда ярдәм итә, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудыра. Алар бик кәнәгать булып, тагын шундый бүләк көтеп калдылар.
-
Азнакайда соңгы кыңгырау бәйрәме. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең иң яхшы әтиләрен бүләкләделәр
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең ата-аналар җыелышында иң яхшы әтиләрне бүләкләделәр. Биредә Әтиләр советы актив эшли, балалар белән бергә бик күп төрле чаралар уздырыла.
-
Соңгы кыңгырау – олы юл башы
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Бу көн ба- рыбыз өчен шатлыклы һәм бераз гына моңсу да. Кадерле укучылар! Сез мәктәбегез, ныклы белем биргән, тормышның матурлыгын һәм тискәре якларын күрергә, бәяли белергә өйрәткән укытучыларыгыз белән хушлаша- сыз. Сезне зур тормыш, җитди сынаулар көтә. Бүгенге чыга- рылыш...