24 май 2017 яңалыклары
-
Альберт Борһанов: Бу конференцияне үткәреп, Азнакай бөтен Россия күләмендә үзенең дәрәҗәсен, үз тарихын хөрмәтләвен күрсәтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакайда "Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать. Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе узды Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында узды. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына...
-
Бүген Азнакай районы Актүбә бистәсендә ике торак йорт файдалануга тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Актүбә бистәсендә 18әр фатирлы ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Аларга аварияле торакта яшәүче 29 гаилә һәм 5 ятим бала күчә. Әлеге чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Ильяс Яхудин, җирле депутатлар катнашты. - Актүбәлеләр өчен бу...
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбе лидерлары Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының республика слетында катнаштылар
Азнакай 1 нче урта мәктәбе лидерлары Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының республика слетында катнаштылар. Республикада Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең 58 пилот мәйданчыгы бар, Азнакай 1 нче урта мәктәбе шуларның берсе. Хәрәкәт оешкан бер ел эчендә укучылар 150дән артык федераль һәм 120 дән артык республика чараларында катнашканнар.
-
Җиңү бистәсе укучылары СПИДка каршы акциягә кушылдылар
СПИД корбаннарын искә алу көне уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия акциясенә Җиңү мәктәбе укучылары да кушылдылар. Югары сыйныфлар "СПИД турында беләсеңме" дигән анкета тутырдылар, алар белән шулай ук профилактик әңгәмә дә уздырылды.
-
Азнакайлыларның яңа җиңүе
Пионерия оешуның 95 еллыгы уңаеннан уздырылган "Без бергә" балалар хәрәкәтләре һәм балаларга өстәмә белем бирү республика форумы нәтиҗәләре буенча Азнакай районы җиңүчеләрнең беренче өчлегенә керде. Бу - педагогларның, балаларның һәм ата-аналарның уртак тырышылыгы нәтиҗәсе.
-
Азнакайның «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әбиеләренең серле сандыгын ачтылар.
«Тылсымлы куллар» журналы ТР Мили музее белән берлектә «Әбиемнең серле сандыгы» конкурсы үткәрде. Анда Азнакайның 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Актүбәнең өстәмә белем бирү педагоглары республика форумында катнаштылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсенең "Развитие" Балалар иҗаты үзәге җитәкчелеге Казанда узган "Без бергә" балалар хәрәкәтләре һәм өстәмә белем бирү республика форумында һәм аның кысаларында оештырылган дәрестән соң эшчәнлек буенча түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
-
Бүген Азнакайда “Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать.
Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре" фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе уза Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында уза. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология...