23 май 2017 яңалыклары
-
Сарлыда Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйз Әминовның шигырьләр китабын тәкъдир иттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Сарлы авыл китапханәчесе Гөлгенә Хикмәтуллина мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылдашлары, Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйз Әминовның «Уйлар йомгагын сүткәндә» дигән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе уздырды. Ул котлаулар, җырлар, авторның шигырьләрен сәгатьле сөйләү белән бергә үрелеп барды.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов – ТР Мәдәният министрлыгы степендиаты
Казанда С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында ТР Мәдәният министрлыгы степендиатлары концерты узды. Быел әлеге бүләккә балалар сәнгать мәктәпләре һәм урта махсус сәнгать мәктәпләре укучылары лаек булды. Алар арасында Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Газинур Равилов та бар (укытучысы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әбсәләмова).
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары рәсем сәнгате тарихы буенча республика олимпиадасында лауреат булдылар
Азнакай сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате тарихы буенча беренче республика олимпиадасы узды. Өч тур нәтиҗәләре буенча Регина Катеева - беренче, Әдилә Сәлахова икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Кызларның икесе дә Азнакай сәнгать мәктәбендә белем ала. Олимпиада кысаларында шулай ук күренекле сәнгать белгечләре катнашында семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр дә оештырылды.
-
Азнакайга Төркия эшмәкәрләре килде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Татарстан-Төркия дуслыгы" республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Бодрум шәһәре эшмәкәрләре Азнакайда булды. Төрек кардәшләребез киләчәктә бездә кием-салым кибете ачып, соңрак, сорау булган очракта, биредә кием тегү фабрикасы ачарга теләкләре барлыгын әйтте. Көннең икенче яртысында кунаклар шәһәрнең "Азнакай киемнәре" ААҖнә сәяхәт кылдылар. Визит барышында Төркия эшмәкәрләре шулай ук...