16 май 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы авыллары пенсионерларына социаль яклау чаралары турында аңлаттылар
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге мобиль бригадасы авыл җирлекләре хезмәткәрләре белән берлектә Уразай һәм Туйкә авылларында яшәүче пенсионерларга социаль яклау чаралары турында аңлаттылар. Алар пенсионерларның өйләрендә булып, нинди ярдәм кирәклеге белән таныштылар.
-
Котлыйбыз Сафина Фәридә Сәет кызын
Үчәлле авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Актүбә бистәсендә гомер итүче кадерле сеңлем, апабыз Сафина Фәридә Сәет кызының олы юбилее - 11 майда аңа 60 яшь тулды. Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Без сине бик...
-
Котлыйбыз Садыйков Салих Зарип улын
Кәтем авылында туган һәм шунда гомер иткән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Садыйков Салих Зарип улына 16 майда 99 яшь тула. Без аның балалары, инде үзебез дә күптән пенсия яшендә булып, әтиебезнең исән-сау, сәламәт булуына сөенеп, туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әтиебез тормышның ачысын-төчесен күргән, авыр...
-
Котлыйбыз Халикова Нәкыя Сәлим кызын
Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Халикова Нәкыя Сәлим кызы! Юбилеең белән котлап, иң изге матур теләкләребезне юллыйбыз. Син барыбызга да бик итәгатьле, ярдәмчел, олы җанлы һәм сабыр булдың. Бар гомереңне мәгариф өлкәсендә балаларга белем бирү өстендә эшләдең. Хезмәтеңне "Татарстанның Атказанган укытучысы", "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале һәм Мактау грамоталары...
-
Азнакайда “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләре билгеле. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Барлык нәтиҗәләр буенча гимназия укучылары беренче урынны яулады. 9 нчы мәктәп - икенчедә, 5 нче мәктәпнең яшь инспекторлары - өченчедә. Гимназия укучылары 23-26 майда Яр Чаллы шәһәрендә узачак бәйгедә Азнакай данын яклаячак.
-
Таллы Бүләк кыр батырларына җырлы бүләк . ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Юлдаш" агитбригадасы язгы чәчү чорында кырларда механизаторларпга концертлар куя. Чираттагы җырларын алар Таллы Бүләк кыр батырларына бүләк иттеләр.
-
Азнакайда грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында СССРның спорт мастеры Ибраһим Миңнегалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика ярышлары үтте. Анда Татарстанның 11 район-шәһәреннән барлыгы 112 спортчы катнашып, көчләрен сынады. Азнакайдан Мансур Хәсәнов - көмеш, Булат Кәримов, Илмас Насипов, Ранис Әгълиев, Ренат Абдуллин, Дмитрий Карабанов, Ислам Солтанов бронза медальләр яуладылар. Спортчыларның тренеры - Илшат...
-
Азнакайда РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов халыкны кабул итә.
19 май көнне 12.00 сәгатьтә Азнакай районара тикшерү бүлегендә (Ленин урамы, 30 нчы йорт) Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов халыкны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен тел.: 7-32-07, 7-32-05.
-
Азнакай терлекчеләре 100 тоннадан артык сөт савучылар исемлегендә.
Cоңгы 15 көндә Татарстанда сөт җитештерү күләме 50,7 тоннага арткан. (Казан, 16 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 15 майга булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара райоында көн саен 222 тонна сөт савып алына. Икенче урында - Балтач (201 тонна), өченчедә Әтнә районы (190 тонна). Әтнә районы...