4 май 2017 яңалыклары
-
Азнакайның яшь кулибиннары Казанда техник проектларын яклыйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"21 нче гасыр кулибиннары" республика олимпиадасының муниципаль турында җиңү яулаган Азнакайның 4 нче лицее, 8 нче, Сарлы авылы, Җиңү бистәсе мәктәпләренең яшь техниклары бүген Казанда үз проектларын яклыйлар.
-
Азнакайда ветераннарны хөрмәтлиләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпләрдә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар, укучылар хөрмәтле кунакларга иң матур җырларын бүләк итәләр. Тимурчылык отрядлары котларга ветераннарның өйләренә бара.
-
Бүген шәһәребезнең 2нче гомумбелем бирү мәктәбендә аның элеккеге укучысы – әфган сугышында һәлак булган райондашыбыз Фәнис Гыйльфановны искә алу кичәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай 1 нче мәктәбе укучылары нигә маска кигән?
Районда куркынычсызлык айлыгы бара. Аның кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә эвакуация өйрәнүләре узды.
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайда чәчү ничек бара (4 майга)
Сабан культураларын чәчү көндәлеге. Мәгълүматлар (4 майга) авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Хуҗалык исеме План Факт % "Габдрахманов Л.Г." КФХ 578 170 29 "Азнакай"АФ" ҖЧҖ 24226 5926 24 "Тукай" ҖЧҖ 1470 270 18 "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ 995 160 16 "Марс" ҖЧҖ 3440 550 16 "Союз-Агро" ҖЧҖ 9651 1305 14...
-
Районыбыз оешма-учреждениеләр хезмәт коллективларында бу көннәрдә ветераннарны тәбрикләүләр, истәлекле очрашулар үткәрелә.
Районыбыз оешма-учреждениеләр хезмәт коллективларында бу көннәрдә ветераннарны тәбрикләүләр, алар белән төрле чаралар, истәлекле очрашулар үткәрелә. Аларның берсен дә онытмасак иде, күршеләребездә яшәүче әби-бабайларыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтик, көнкүрешләрендә ярдәм итик, җылы сүзләребезне кызганмыйк, җәмәгать. Ни кызганыч, утны-суны кичкән сугыш ветераннары, тыл фидакарьләре сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә районыбызда 57 сугыш,...
-
Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасында Татар мәдәнияте атналыгы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге татар телендә алып барыла. Күптән түгел Татар мәдәнияте атналыгы үтте. Аның һәрбер көне бер темага багышланды. Балалар әти-әниләре белән берлектә Г.Тукай һәм татар халык әкиятләре буенча рәсемнәр, кулдан төрле әйберләр ясадылар. Кечкенәләр төркеме "Мияубикә шуклыгы" исемле күңел ачу иртәсендә...
-
Азнакай 5 нче мәктәбе укучысы Наилә Кәримова халыкара конкурста гран-при яулады. ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Наилә Кәримованың кыска метражлы социаль мультипликацион фильмы Санкт Петербургта узган "Мәктәп патенты - киләчәккә адым" халыкара конкурсында медиатехнологияләр юнәлеше буенча «Дөньяны матуррак ит» номинациясендә гран-прига лаек булды.