1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм.
1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күп милләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Май - өметләр уянган, яңарышлар башланган вакыт. Яз безнең күңелләребезгә яшәү дәрте өсти, яңадан-яңа...