15 март 2017 яңалыклары
-
Эстраданың кайсы җырчыларына заводта эшләргә тәкъдим иткәннәр?
Татар җырчылары Салават Миңнеханов һәм Мөнир Рахмаев Инстаграмга Әсхат ("Дөбер-шатр") белән спорт залда төшкән фотоларын куйганнар. Комментарийларда "берар смена заводта эшләтәсе иде бу кешеләрне! Спортзалда кыланасы бик килмәс иде болай" дип язганнар. intertat.ru
-
«Глаголица» балалар премиясе яңа конкурс сезонын ача
Премия Россия, якын һәм ерак чит илләрдән булган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла. (Казан, 15 март, «Татар-информ»). «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган «Глаголица» балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты. Премия Россия һәм якын һәм ерак...
-
Россиянең күпчелек субъектларында 112 бердәм номеры эшли башлаячак
Хәзерге вакытта ашыгыч оператив хезмәтләрне "112" номеры буенча илнең 13 субъектында чакыртырга була. (Казан, 15 март, "Татар-информ"). Телефон аша ашыгыч хезмәтләрне чакырту өчен "112" бердәм системасы быелдан ук илнең күпчелек төбәкләрендә эшли башлаячак. Бу хакта бүгенге коллегия вакытында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков хәбәр итте, дип яза...
-
"Маяк"ның төрле еллардагы маякчылары. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай укучылары ГТО нормаларын тапшыралар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбе базасында һәм «Дельфин" су-сәләмәтләндерү комплексында укучылары ГТО нормаларын тапшыралар. Ул кышкы республика фестивале кысаларында уздырыла.
-
Бүген “Маяк” газетасының тәүге саны дөнья күргән көн! Ул 1930 елның 15 марты була. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай гимназиясендә гаилә бәйрәме күңелле узды
Азнакай гимназиясендә әти-әниләр белән эшләүгә җитди карыйлар. Биредә Әтиләр берлегедә бик актив. Әледән-әле гаилә бәйрәмнәре узып тора. 5 Б сыйныфының спорт бәйрәме дә оешкан төстә һәм бик күңелле узды.
-
Азнакайда балалар бакчасыннан ук һөнәр сайлылар
«Үскәч кем булырга телисең?» - дип сорагач, балалардан әллә нинди кызыклы җаваплар ишетергә туры килә. Азнакай балалар бакчаларында кече яшҗтән үк һөнәрләр белән таныштырырга тырышалар. 5 нче «Кояшкай» бакчасында узган «Һәрбер һөнәр дә мөһим» дигән чарада балалар табиб та, төзүче дә, пешекче дә, хәтта юл инспекторы да булып карадылар.
-
Азнакай районы агрофирмасының тәҗрибәле терлекчесе Зәния Хәбибуллина яңа туган бозауларны яшь баладай тәрбияли
Аның кайгыртучанлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә агрофирманың 5нче ХПКсы яңа туган бозаулар торагы чиста, коры. Малкайларның үлем-китеменә дә юл куелмый. Тәүлеклек үсеш 818 граммга кадәр җитә.
-
Азнакай мәктәпләре директорлары белемнәрен күтәрәләр
Районыбызда педагогларның һәм җитәкчеләрнең белемен күтәрүгә игътибар бирелә. Бу көннәрдә Казанның 9 нчы инглиз телен тирәнтен өйрәтү мәктәбендә Сарлы мәктәбе директоры Мәүлетҗан Әхмәтов стажировка уза. Сарлы мәктәбе үзе дә республикада стажировка мәйданчыгы булып тора һәм аның белем-тәрбия бирү өлкәсендә уртаклашыр тәҗрибәсе җитәрлек.