Азнакайлылар Чечен сугышында һәлак булган якташлары Айгиз Зәйнетдиновны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Узган шимбәдә сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган якташыбыз Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә 17 тапкыр баскетбол турниры уздырылды. Раян Фәрукшин, Зөлфәт Закиров, Радис Ганиевлар башлангычы белән оештырылган баскетбол ярышларында республиканың төрле почмакларыннан җиде команда катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та катнашты....