Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 февраль 2017 яңалыклары

    • 27 февраль 2017 - 13:28
      Яшь азнакайлылар төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар
      "Өмет" үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтелүче бер төркем балалар белән Азнакай төбәкне өйрәнү музеена культпоход ясадылар. Музей хезмәткәрләре белән бергә гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Р. Гайфиева һәм социаль педагоглар Р. Шиһапова белән Г.Шәехова балалар өчен күңелле очрашу ясадылар. Музейның фәнни хезмәткәре Л.Алтынбаева балаларга кызыклы әңгәмә оештырды. Экскурсоводлар балаларга...
      309
      0
      0
    • 27 февраль 2017 - 11:22
      Азнакайлылар грек-рим көрәшендә сынатмады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Баулыда грек-рим көрәше буенча узган республика ярышларыннан "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнүче 2000-2001-, 2002 һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчы егетләребез призлы урыннар яулап кайттылар. Үз авырлык категорияләрендә Мансур Хәсәнов - беренче, Алишер Хамракулов, Раушан Сабиров, Ранис Әгълиев, Вилдан Хәсәнов һәм Әлфис Юнысовлар өченче урыннарны яуладылар. Тренерлары - Илшат Муллаянов...
      352
      0
      0
    • 27 февраль 2017 - 10:50
      Буралы авылында шахмат-шашка ярышлары үтте
      Туган авылыбыз Буралыда 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хезмәт иткән авылдашлар истәлегенә шахмат-шашка ярышлары үтте. Анда 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнашты. Әдип Йосыпов хөкемдарлык иткән бәйгедән берәү дә бүләксез китмәде. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән авылдашларыбыз Нәҗибә апа Мифтахова һәм аның Әфганстанда хезмәт...
      366
      0
      0
    • 27 февраль 2017 - 10:42
      Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр җиңү яулап кайттылар
      Алар Яр Чаллы шәһәрендә узган «Җиде нота» VII Республика бәйгесендә катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Рубис Зиатдинов (укытучылары Флюра Әбсәләмова) - I дәрәҗә; Әмин Шакиров (укытучылары Илгизә Шакирҗанова) -II дәрәҗә лауреат булдылар. Раян Яхин һәм Азамат Хәйруллин - дипломантлар. Котлыйбыз!
      307
      0
      0
    • 27 февраль 2017 - 10:37
      Азнакай көрәшчеләре – беренче. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      24 февральдә Лаеш районында 2002-2004, 2005 һәм аннан кечерәкләр арасында көрәш буенча республика ярышлары үтте. Анда Азнакай данын яклап чыгыш ясаган "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. Үз авырлык категорияләрендә Илфат Миңнегалиев, Эльвир Арсланов, Ислам Закировлар - алтын, Аслан Закиров - көмеш медальләр яуладылар. Тренерлары -...
      308
      0
      0
    Реклама