23 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайның бер төркем яшүсмеренә паспортлар тапшырылды
22 февраль көнне ЗАГС бүлегендә районыбызның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм илебезнең яшь гражданнарына изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльфинур Хәйретдинова һәм РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова да кушылды. Мондый чаралар...
-
Азнакайда ир-егетләрне хөрмәтләделәр
Район һәм шәһәр мәдәният йортында Ватаннны саклаучылар көненә багышланган тантана булды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби интернационалистлар, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, гомумән, районыбыз ир- егетләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев тәбрикләделәр, дәһшәтле сугыш утын үтүчеләргә, Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга олы рәхмәтләрен белдереп, бер төркем фидакарьләргә...