Азнакай районы Мәлбагыш авылында физкультура укытучысы истәлегенә волейбол ярышы узган
Мәлбагыш мәктәбендә укучылары һәм авылдашлары күңелендә якты эз калдырган, озак еллар физкультура укытучысы, мәктәп директоры, профсоюз рәисе вазифаларын башкарган Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә, оборона - масса айлыгы кысаларында волейбол ярышлары узды. Анда туган авылы Әлкәй мәктәбе укучылары да катнашты. Авыл җирлеге башлыгы, тормыш иптәше Илмира Әхтәмова укучыларга рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды....