Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 февраль 2017 яңалыклары

    • 17 февраль 2017 - 12:51
      "Сәләт-Азнакай" клубы республикакүләм "Ел ачышы" бүләгенә лаек булды
      Ел саен республикада иң сәләтле балаларга һәм яшьләргә "Сәмруг" премиясе тапшырыла. "Сәләт-Азнакай" клубы "Ел клубы" номинациясендә "Ел ачышы" махсус бүләгенә лаек булды. Клуб 4 нче лицей базасында эшләп килә, анда 40 лап бала йөри. Җитәкчесе - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Рәфыйкова. "Сәләт" клубы районда мәктәптә һәм районда төрле...
      349
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 12:30
      Азнакай укучылары һөнәр серләренә төшенәләр
      Районда профориентация эше үз югарылыгына куелган. Юрист белән икътисадчы һөнәренә генә йөз тоткан укучыларга башка кызыклы һөнәрләр дә барлыгын гамәлдә күрсәтләр. Азнакай 3 нче мәктәбе укучылары технологик транспорт идарәсендә экскурсиядә булып, мондагы эшчәнлек белән таныштылар, үзләренә файдалы мәгълумат алдылар.
      274
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 12:24
      Азнакай районы Тымытык мәктәбендә чаңгычылар ярышты
      Чаңгычылар өчен иң матур көннәр тора. Форсаттан файдаланып, Тымытык мәктәбендә 5-11 сыныйфлар арасында чаңгы ярышлары уздырдылар.
      332
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 12:06
      Азнакай мәктәпләрендә батырлык дәресләре бара
      Февраль истәлекле даталарга бай. Бу айда Советлар Союзы Герое - шагыйрь Муса Җәлил туган, 15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгарган көн, 23 февральдә Ватан сакчылары көнен билгеләп узабыз. Әле уңайдан районда хәрби-патриотик айлык игълан ителгән иде. Аның кысаларында мәктәпләрдә Батырлык дәресләре дә узды. Укучылар Әфган сугышын кичкән батыр якташлары,...
      315
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 11:57
      Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбендә оста куллар үсә
      Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Җиңү бистәсе мәктәбендә моны күздә тотып, кечкенәдән балаларны хезмәт сөяргә һәм кул эшләренә өйрәтеп үстерәләр. Рөстәм Хәкимов җитәкчелегендә өченче елын эшләүче "Осталар" түгәрәгендә чын осталар тәрбияләнә дисәң, һич арттыру булмас. Укучылар агачтан әллә нинди могҗизалар тудыралар. Уеп та, яндырып та картиналарга кадәр...
      277
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 11:40
      Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбендә шигырь уку бәйгесе узды
      Хәрби-патриотик айлык кысаларында Җиңү бистәсе мәктәбендә «Горурланабыз һәм онытмыйбыз» дигән шигырь уку бәйгесе узды. Анда 2-11 сыйныф укучылары башкаруында туган ил, туган җир, батырлык турында шигырьләр яңгырады. Бу чара һәр елны үткәрелә. Бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр дүшәмбе линейкасында бүләкләнәчәк.
      346
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 11:06
      Азнакай районы Мәлбагыш җирлеге халкы туган ягы өчен җан атып яши
      Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Аның чираттагысы Мәлбагыш авыл җирлегендә дә үтте. Бу җирлектә халык үзенең активлыгы, ярдәмчеллеге, үз туган ягы өчен җан атып яшәве белән аерылып тора. Бигрәк тә җитәкче урыннарда эшләүче авылдашлары Рәис Әхмәтшин, Илдар Хөснуллин, Фәнзәт Исмәгыйлов һәм башкаларның ныклы ярдәмен тоялар. Мәлбагыш...
      283
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 10:57
      Азнакайның “Бәхет” ансамбле тагын җиңү яулады
      "Бәхет" вокаль ансамбленең җиңүләренә күнегеп беттек бугай инде. Әмма һәр яңа биеклек артында коллектив җитәкчесе Наилә Шәрифуллинаның, балаларның тырыш хезмәте ята. Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" фестивеленнән алар тагын җиңү белән - беренче дәрәҗә лауреат исен яулап кайттылар. Бу конкурста ансамбль ике ел рәттән гран-при да откан иде.
      314
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 10:54
      Азнакайда милли мәгарифне үстерү буенча киңәштеләр
      Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгариф учреждениеләре алдына туган телне үстерү, татар телендә белем бирүче мәктәпләрне арттыру бурычы куйды. Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәп директорлары белән милли мәгариф челтәрен үстерүнең "юл картасы" буенча фикер алыштылар.
      323
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 10:41
      Азнакай укучыларын юка боздан сакланырга өйрәтәләр
      Тиздән язга аяк басабыз. Урамда гөрләвекләр агарга, елгаларда ташу ташырга да санаулы вакыт калып бара. Бу чорда балаларның иминлеге һәм куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирелә. "Юка боздан йөрмә!" Бөтенроссия ирекле акциясенә кушылып, Азнакай 3 нче урта мәктәбе укучылары юка бозда нинди бәхетсезлекләр сагалавы хакында сөйләштеләр.
      333
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 08:03
      Азнакай укучылары Муса Җәлилне искә алдылар
      Бу атнада районыбыз мәктәпләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар узды. Анда Җиңү вролонтерлары да актив катнашты. Сыйныф сәгатьләрендә, әдәби кичәләрдә укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.
      364
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 06:20
      Азнакайда шахмат сөючеләр көч сынашты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      23 февраль - Ватанны саклаучылдар көне уңаеннан шәһәрдә ветераннар арасында шахмат турниры оештырылды. Бу көнне интеллектуаль көч сынашуда 11 кеше катнашты. Шахмат уйнау буенча Зөфәр Муллин, Нәзим Шакиров, Фәндәм Мөхәрләмов иң көчлеләр булдылар. Алар 22 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында Азнакай данын яклаячак.
      361
      0
      0
    • 17 февраль 2017 - 05:12
      Азнакайда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында район Советы депутатлары утырышы уздырыла
      21 февраль көнне 10.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Азнакай район Советының чираттагы утырышы уздырыла. Район Советының оештыру бүлеге
      281
      0
      0
    Реклама