Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 февраль 2017 яңалыклары

    • 15 февраль 2017 - 19:17
      Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән? Видео
      Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре...
      326
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 14:19
      Совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруга 28 ел тулу һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музеенда узган очрашудан ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Академик, галим - тарихчы Альберт Борханов катнашында совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруга 28 ел тулу һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музеенда очрашу узды.
      336
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 14:00
      Азнакайдагы 7 нче мәктәптә Парламент дәресе үтте
      Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары арасында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" темасына парламент дәресе узды. Дәрестә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Укытучылары Миләүшә Гафиятуллина җитәкчелегендә укучылар тагын дистә елдан соң җөмһүриятебез һәм районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Ә...
      296
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 13:20
      Азнакайның яшь педагоглары тәҗрибә туплап кайттылар
      Азнакай районы яшь педгоглар берләшмәсе вәкилләре Ленар Хәйруллин җитәкчелегендә Казанда узган II республика педагогик мәктәбендә катнаштылар. Алар анда башка районнардагы коллегалары белән очрашып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
      289
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 13:15
      Азнакай мәктәпләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилне исәк алалар
      Азнакай Балалар иҗтимагый оешмасы һәм мәктәп укучылары үзидарәсе район советы, "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте, "Сәләт-Азнакай" клубы инициативасы буенча бу атнада районның барлык мәктәпләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап сыйныф сәгатьләре һәм әдәби чаралар уза.
      290
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 13:06
      Яшь азнакайлылар баскетбол уйнады
      Азнакай районында хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Аның кысаларында Тымытык урта мәктәбендә 5-7 сыйныфлар арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Беренче урынны - 7 нче сыйныф командасы, икенче урынны - 5 нче сыйныф командасы, өченче урынны - 6 нчы сыйныф командасы яулады.
      337
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 12:52
      Азнакайның 1 нче мәктәбендә “Китап бүләк ит” акциясе узды
      Азнакайның 1 нче пилот мәктәбендә "Китап бүләк ит" акциясе узды.Укучыларның Россия хәрәкәте активистлары аңа актив кушылдылар. Алар мәктәп китапханәсенә һәм бер-берсенә китаплар бүләк иттеләр.
      321
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 12:42
      Сез сораган идегез: Эшләмәгән кеше алимент түлиме?
      Улым инде берничә ай эшләми. Хатыны ике балага алимент түләвен таләп итә. Эшсез кеше алимент түләргә тиешме? Аның төгәл суммасы бармы? Исемем редакция өчен генә Газета укучыбызның әлеге соравына шәһәр прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева җавап бирә: - Гаилә кодексы нигезендә, ата яки ана кеше, эше һәм рәсми хезмәт хакы булу-булмауга...
      351
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 12:38
      Азнакайлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар
      Шимбә көнне, ягъни 18 февральдә, "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чаралары оештырылачак. Бу көнне 18 яшьтән өлкәнрәкләр түбәндәге нормативларны тапшыра ала: пневматик мылтыктан ату, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, тартылу, идәннән этелү, алга бөгелү, Чаңгыда шуу буенча ярышлар шәһәрнең чаңгы базасында барачак....
      302
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 12:34
      Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә
      Менә быелгы кыш - кыш ичмасам! Аның бөтен рәхәтен тулы көчкә тоеп калыр өчен Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә "Криссталл" хоккей кортына җыелды. Чана, чаңгы, тимераяклар, кәшәкәләр балаларга күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы өстәде. Ата-аналар да балаларның уеннарын күңелле оештырыр өчен әзерләнеп килгәннәр....
      469
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 11:10
      Азнакай боксчысы җиңү белән кайтты
      08-12 февраль көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Беренчелеге үтте. Анда Азнакайдан "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады. Даниил Галиев ярышлардан бронза медаль яулап кайтты. Тренеры Мурат Галиев.
      395
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 10:38
      Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: “Батыр егетләребез белән горурланабыз!”
      15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне. Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил...
      324
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 10:34
      Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итә
      Февраль аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкын кабул итәчәк. Очрашуга 7-01-92 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
      424
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 10:27
      Азнакайда берәүнең гаражыннан 40 мең сумлык әйбер урлап чыгалар
      Дежур бүлеккә Актүбә бистәсе кешесе гаражыннан 40000 сумлык милек югалуы турында хәбәр итә. Тикшерү барышында әйберләрнең 14 гыйнвар - 1 февраль вакыт аралыгында урлануы билгеле була. Каракларның кемлеге әле ачыкланмаган.
      397
      0
      0
    • 15 февраль 2017 - 07:15
      Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә
      Районыбызда балалар хәвефсезлегенә зур әһәмият бирелә. Профилактик чараларның чираттагысы Балтач авылы балалар бакчасында үтте. Анда ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков һәм "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең территориаль бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина да катнашты. "Юл билгеләре дөньясында" викторинасында катнашып, балалар белемнәрен сынадылар. Соңыннан хокук сакчысы урамда яктылык кайтарткыч элементлар тагып...
      422
      0
      0
    Реклама