14 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакай шәһәренең 30 еллыгы уңаеннан музей фотобәйге игълан итә. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Аның максаты - шәһәребезнең фотоархивын тагын да тулыландыру. Әйдәгез, мәдәни, тарихи мирасыбызны бергәләп туплыйк, фото сәнгате осталарын ачыйк, аларның иҗат җимешләрен бәялик. Шәһәребезнең гүзәллеген шушы сурәтләр аша тасвирлыйк. "Фотоларда - тарих", "Бүгенге шәһәрем", "Безнең урамда да бәйрәм" номинацияләренә ак-кара, төсле фотоларны 28 февральгә кадәр төбәкне өйрәнү музеена тапшырырга кирәк. Бәйгенең...
-
Азнакай районы “Гостехнадзор” инспекциясе Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән
Бу көннәрдә "Маяк" газетасы редакциясендә Азнакай районы "Гостехнадзор"инспекциясе начальнигы Руслан Хөҗҗәтов булып китте. Шунысы куанычлы: 2016 ел эш нәтиҗәләре буенча үзалларына куйган бурычларны үтәүдә югары уңышларга ирешкән өчен район инспекциясе Татарстан Республикасы "Гостехнадзор" идарәсенең Рәхмәт хатына ия булган. Р. Хөҗҗәтовка үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек...
-
Азнакай кулланучылары, закон сезнең яклы
"Кулланучы хокукларын яклау турында" законның гамәлгә кертелүенә быел 25 ел булды. Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлеге эшен шушы закончалык нигезләрендә алып бара. Халыктан кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый. Узган ел аларның саны 30 булган, шуларның 27се - кулланучылардан, 3се дәүләт власте органнарыннан кергән. Ә...
-
Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды
Россиядә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Массакүләм поп-культура өстенлек иткән чорда романслар искелек калдыгы кебек тоелырга мөмкин, әмма без моның киресенә инандык. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре романсларга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, тамашачыны узган гасырларга алып кайткандай булды....
-
Әлмәт шәһәрендә гомер итүче туганыбыз, апабыз Шәрәфиева Мәрьям Әкъмәлетдин кызын туган көне белән тәбрик итәбез!
Иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Дөньядагы һәрбер яхшылыктан Өлеш чыксын сиңа мул гына....
-
Азнакайда күренекле артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кунак булды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы мәшһүр артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә. Бу юлысы да олуг юбилейлары алдыннан алар Азнакайда кунак булып киттеләр. Мәртәбәле кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Ул аларга изге теләкләрен...
-
Азнакайда картингчылар кар бураны туздырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ял көннәрендә Азнакайда муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар узды. Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Казан, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Алабугадан 96 пилот катнашты. Ярышларда Азнакай данын Андрей Андреев, Илнур Вәгыйзов, Реналь Мостафин һәм Әмир Динмөхәммәтовлар яклады. Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча...