Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 февраль 2017 яңалыклары

    • 13 февраль 2017 - 18:41
      Ландыш Нигъмәтҗанова: «Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлеләрне дә каенанама сөйләп барам»
      - Каенана белән килен мөнәсәбәтләре күп очракта кискен торганы билгеле: бу көнкүрештә дә, әдәби әсәрләрдә, киноларда да чагыла... - Юк, безнең очракта алай түгел. Каенанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Ул - Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Миңа...
      399
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 13:43
      Азнакай осталары сокландырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Яшьләр үзәгендә Азнакай осталарының ярминкә-күргәзмәсе узды. Ниләр генә юк иде анда: уенчыклар, бәйләм кофта-оекбашлар, сабыннар, сувенирлар, агачтан көнкүреш әйберләре... Анда килмәгәннәр бик күптән мәхрүм калды: матурлыкны хозур кылудан, файдалы да, матур да, истәлекле дә, бүләк итәргә дә менә дигән эшләнмәләрдән дә.
      368
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 13:14
      Азнакайның медицина советы киңәшмәгә җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Узган атна ахырында сырхауханәләр активы, бүлекләр һәм ФАПлар мөдирләре, профсоюз активистлары, хезмәт ветераннары, иминият компанияләре җитәкчеләре катнашында район медицина Советының киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнаштылар.
      368
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 12:14
      Азнакайлы кеше сәламәтлеге өчен куркыныч алкоголь продукциясе саклаган
      Азнакай шәһәр прокуратурасы 59 яшьлек гр.Р.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул сату максатыннан, кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булган алкоголь продукциясе алып кайта һәм гаражында саклый. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Аңа 240 сәгатькә мәҗбүри эшләтү җәзасы бирелә. Карар элегә закон көченә кермәгән. Азнакай шәһәр прокуратурасы
      367
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 11:19
      Кәкре Елга авылында халык белән очрашу узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Шимбә көнне Кәкре Елга авыл җирлеге һәм "Марс" хуҗалыгының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның хезмәт күрсәтүче оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Җыенда 100дән артык хуҗалык хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Тулырак материалны "Маяк" газетасыннан укыгыз. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
      467
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 07:00
      Азнакайда югалган авылларны барлыйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Оясы туздырылып ташланган кошларны күргәнегез бармы? Ачыргаланып бер күккә күтәрелеп, бер җиргә төшеп, кайчандыр оясы булган урынны эзлиләр алар. Туган авыллары, нигезләре юкка чыккан кешеләр дә нәкъ шул кошлар кебек туган авыл җирләренә кайтып, үз нигез урыннарын эзлиләр. Кайбер авыллар җир йөзеннән бөтенләй югалганнар, бары тик моңаеп зиратлар гына утырып...
      422
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 05:30
      Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында театр яраталар
      Соңгы елларда халкыбызның рухи дөньясына, мәдәниятына, татар телен үстерүгә игътибар артты. Без дә 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында "Әбием әкиятләре" дигән театр түгәрәге оештырдык. Ул балаларны сихри дөньяга алып керә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук сөйләм телен үстерүдә, актерлык осталыгына өйрәтүдә, кыюлык сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә. Түгәрәккә 15 бала...
      579
      0
      0
    • 13 февраль 2017 - 05:23
      Азнакай Пенсия фонды идарәсе электрон юл белән эшләүгә күчә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Районда еллык хисап җыелышлары бара. 10 февральдә Пенсия фонды идарәсе дә узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова алга таба районың барлык страховательләре белән документлар әйләнеше электрон төрдә булачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә оешма һәм предприятиеләр белән 200 килешү төзелгән. 2016 елда пенсия...
      291
      0
      0
    Реклама