7 февраль 2017 яңалыклары
-
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары, халык белән очрашулар дәвам итә.
12 гыйнвардан башлап шундый 16 җыен узган. Узган атнада очрашулар Мөслим, Урсай, Тымытык, Әлкәй, Мәлбагышта үтте. Авыл халкының да шәһәрдәге кебек үк уңайлыклардан файдаланасы килә. Мәсәлән, Тымытык халкы авылга банкомат урнаштыру гозере белән чыкты. Көнкүреш калдыкларын җыю кагыйдәләре, су һәм башка хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе иң актуаль мәсьәләләр булып кала.
-
Азнакай мәктәпләрендә Парламент дәресләре узды
7 февральдә мәктәпләрдә район һәм шәһәр Советлары депутатлары катнашында Парламент дәресләре узды. Ул «Татарстан - 2030: республика үсешенә минем өлешем» дигән темага багышланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов бу көнне Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучыларын республикабызда һәм районда эшләп килүче социаль программалар белән таныштырды. "Районыбызның, республикабызның киләчәге -...
-
Азнакайда Хезмәтне саклау көненә әзерлек башланды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Предприятие-оешмаларда, учреждениеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге белән рәттән хезмәткәрләрнең иминлегенә дә зур игътибар бирелә. Елдан-ел производствода бәхетсезлек очракларының кимүе дә бу хакта сөйли. Әлеге темага багышлап, районда төрле чаралар да үткәрелә. Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышында бердәм Хезмәтне саклау көненә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Елдагыча, ул апрель азагында сәнәгать, авыл хуҗалыгы,...
-
Азнакайда балыкчылар арасында турнир узачак
Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы 12 февраль көнне Чалпы авыл җирлегендәге Наратлы буасында балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. 7.00 сәгатьтә теркәлү үтеп, һәркем үз бәхетен сынап карый алачак. Тулырак мәгълүматны 8-917-256-02-99 номерына шалтыратып белергә була.
-
Азнакайлы Данис Мусиннан чаңгы сайлау буенча киңәшләр. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Аннан соң чаңгыда шууның сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын ныгытуын да истән чыгармыйк. Бары тик уңайлы чаңгыларны сайлый белергә кирәк. Чаңгыны ничек сайларга, нәрсәгә әһәмият бирергә? Яшьләр идарәсе белгече...
-
Азнакайның авыл яшьләре хоккейда көч сынашты. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
23 февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә узачак авыл яшьләренең VI спартакиадасына аерым спорт төрләре буенча сайлап алу турлары дәвам итә. Якшәмбе көнне авыл егетләре хоккейда көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Шунсын да әйтергә кирәк, һәр команда арасында кызу көрәш барды, трибуналар җанатарлар тавышыннан гөж килеп торды. Турнирны иң беренчеләрдән булып...
-
Азнакай мәдәният идарәсе – республикада беренче!
2016 елгы эшчәнлекләре буенча Азнакай муниципаль районы мәдәният идарәсе республикада беренче урынга лаек булды. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен" билгесе һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Рейтингны билгеләгәндә 12 күрсәткеч исәпкә алынган. Ә мәдәни чараларга килгәндә, районда узган ел аларның саны 13 меңнән артып киткән.
-
Азнакайлылар, сак булыйк: кар ишелә
Бу көннәрдә күкнең кар мендәре тәмам тишелде, ак бөртекләрнең җиргә коелмаган чагы юк. Кар көртләре юлларга гына түгел, биналар түбәләренә дә сарылып, шактый катмлам булып өелде. Әлеге ак катламнар аска ишелеп төшеп, зур бәхетсезлекләр дә китерергә мөмкин. Шуңа да безгә күпкатлы йортлар, биек биналар янәшәсеннән үтеп йөргәндә аеруча сак булырга...
-
Азнакайның ЗАГС бүлеге республика рейтингында 3нче урында
Районыбызның ЗАГС бүлеге узган елгы нәтиҗәләр буенча республика рейтингында 3нче урынны яулады. Шунсын әйтергә кирәк, бу рейтингка йомгак ясалганда бүлек эшчәнлегенең төрле юнәлешләре өйрәнелә. Узган ел бездә аерылышучылар саны алдагы еллардан шактый кимегән, чаралар бик күп оештырылган, белешмәләр бирү, документларга өстәмәләр кертү кебек юридик характердагы эшләр күләме дә арткан... Азнакай...
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 7 февраль көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -13, төнлә -19 градус, җил - секундына төн яктан 5 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 749 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 76-84 процент. Источник: http://www.tatarmeteo.ru/ru/tekushhaya-pogoda/prognoz