6 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә Хаҗга юлламалар тапшырдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Коръәнне яттан уку буенча "Әсләм" республика бәйгесе үтте. Бәйгенең символик исеме «Әсләм» булуы юкка гына түгел. Аны әтиләре - озак еллар район үсешенә үз өлешен кертеп килгән эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә уллары үткәрде. Бәйгедә башкалабыз Казаннан да бихисап кунаклар катнашты,...
-
Азнакайның ялгызларын танышырга чакыралар
"Пар канатлар" клубы җитәкчесе Лена Гыймаеваның башлангычына бердәм кушылып, без - Туйкә, Үчәлле, Мәнәвез мәдәният йортлары директорлары ялгызларны парлы итү максатында чаралар планы эшләдек һәм беренче очрашуны Үчәлледә үткәрдек, дип хәбәр итә безгә Туйкә мәдәният йорты директоры Рәйса Мотыйгуллина. - Ул Кино елына багышланып, фестиваль рәвешендә үтте. Төрле конкурслар, уеннар...
-
Азнакайның 4 нче лицей командасы «Яшь һөнәрманнар» төбәк чемпионатында – җиңүче!
Инде хәбәр итүебезчә, 1-3 февральдә Казанда JuniorSkils стандартлары буенча «Яшь һөнәрманнар» төбәк чемпионаты узды. Рөстәм Сәитов һәм Гөлшан Гатина җиткәчелегендә Азнакайның 4 нче лицее «Прототиплаштыру» компетенциясендә 10+ яшь категориясендә - беренче, 14+ яшь категориясендә икенче урынга лаек булды!
-
Азнакайда “Ел эшмәкәре” бәйгесенә йомгак ясалды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Шимбә көнне "Акчарлак" ресторанында традицион "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Ул һәрвакыттагыча зур бәйрәм, тантана буларак узды. Бәйгедә кем җиңгән? Бу хакта "Маяк" газетасының алдагы саннарыннан укырсыз. Нәсимә Фазлыева
-
“Эшмәкәрләр фабрикасы” – Азнакайда. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән "Эшмәкәрләр фабрикасы" республика проекты гамәлдә. Узган атнада проект вәкилләре Азнакайга килеп, бик эчтәлекле очрашу уздырдылар. Эшмәкәрлек проекты фабрикасы җитәкчесе Аида Төхвәтуллина, көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов киләчәктә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче өлкән сыйныф укучылары, үз эшен яңа башлап җибәрүчеләрне бизнес серләренә өйрәттеләр. Эшмәкәр булмаган гап-гади...
-
Азнакай мәктәпләре директорлары волейболда иң көчле
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Лениногорск шәһәрендә узган ярышлардан азнакайлылар җиңү белән кайттылар. Мәктәп директорлары командасы волейбол буенча - беренче, ә педагоглар командасы алкалы хоккей буенча өченче урынны яуладылар.
-
Азнакайда «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары узды
Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында "Яшь армиячеләр" хәрәкәте кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Анда мәгариф учреждениеләреннән 10 команда катнашты. Алар физик, строевой әзерлек, Ватан тарихы буенча бәйгеләрдә көч сынаштылар. Сораулар тарихи вакыйгалар, күренекле иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре, хәрби җитәкчеләр, "Хәрби дан көне" белән бәйле булды. Командалар шулай ук үз...
-
Мәскәү профессорлары Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын югары бәяләде
Уфа шәһәрендә узган "Сәләт канатларында" халыкара конкурста скрипкачы Әдилә Зиатдинова һәм баянчы Рубис Зиатдинов икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (укытучылары - атказанган мәдәният хезмәткәрләре Зөлфия Еникеева һәм Флюра Әбсәләмова; концертмейстер Лилия Газизова). Жюри әгъзалары - Мәсәкү институты профессорлары, Азнакай сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль белемнәрен һәм башкару осталыгын югары бәяләделәр.
-
Азнакай үзәк сырхауханәсендә яшьләр белән “Ачык ишекләр көне” үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Вузларда укучы студентлар белән кышкы каникул чорында менә шундый очрашулар үткәрүне район җитәкчелеге матур традициягә кертте. Шимбә көнне район үзәк сырхауханәсендә булачак һөнәрләрен медицина белән бәйләргә ниятләгән яшьләр һәм бүгенге көндә шушы юнәлештәге уку йортларында белем алучы егет-кызлар район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, үзәк сырхауханә җитәкчелеге...
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Зәкиев Индус Маһиян улы!
Сезне чын күңелдән 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык телибез. Юл куймыйча сагышка, Яшә, дустым, шатлыкта. Бирешмичә картлыкка, Уңыш өстәп "Уңыш"ка. Кал син мәңге яшьлектә, Алтмышта да, алтмышта... Азнакай РЦАП коллективы
-
Түбән Якый авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Бохарова Клара Мөдәрис кызының 4 февральдә гомер бәйрәме ─ 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Син бит, әни, яшәешнең яме, Безнең өчен олы бер терәк. Бәхетле яшә, берүк исән-сау бул, Син бит безгә бик кирәк. Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың
-
Кәкре Елга авылында яшәүче кадерле кешебез Әмир Һади улы Мостафинны 80 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
80 яшь ул - озын гомер юлы, Аны узу - үзе зур бәхет. Тырыш хезмәт, изге эшләр белән Бизәдең син аны һәрвакыт. Җан рәхәте бирсен Аллаһ сиңа, Тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын әле озак еллар Гел шатланып кына яшәргә. Бердәнберебез! Безне җил-яңгырдан саклап, авырлыклар сиздермичә, тормыш муллыгында яшәтүче иң...