2 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылар, сезгә гаҗәеп җәнлек – куян дөньясын ачабыз
Куян ите турында · Куян итенең файдалы сыйфатлары дүрт айга кадәр генә саклана, аннан соң анда нитратлар һәм башка төрле зарарлы матдәләр туплана башлый. · Куян ите тавык ите кебек йомшак. Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе хроник авырулары вакытында ашарга тәкъдим ителә. · Куян ите организмга эләккән...
-
Азнакай медиклары ГТО тапшырды
Район үзәк сырхауханә коллективы иҗтимагый чараларда аеруча активлардан. Сәламәт яшәү рәвешен дә алар үз үрнәкләрендә пропагандалый. Шушы көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер тор!" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында районкүләм тест үтте. Анда сырхауханә командасы аеруча өлгерлек, җитезлек күрсәтте. Катнашучыларның барсы да ГТО нормаларын "алтын"га тапшырды.
-
Азнакай уңганнары, сезнең калфак-кулъяулыкларны күргәзмәгә көтәләр!
Һәр елны мәркәзебез Казанда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыены үткәрелә. Быел ул 13-15 апрель көннәренә тәгаенләнде. Әлеге чарада чит илләрдән, Россиядән, Татарстаннан 350 вәкилнең катнашуы көтелә. Форум кысаларында калфаклар һәм чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе дә үткәрелә. Безнең Азнакайда да кул эшләренә оста ханым-туташлар күп. Аларның да иҗат эшләре белән...
-
Азнакай районы мәктәпләрендә химия атналыгы башланды
Азнакай районында "Мәктәпләрдә химия атналыгы" республика акциясе бара. Аның максаты - фәннең дәрәҗәсен күтәрү, укучыларда фәнни-техник иҗат белән кызыксыну уяту. Акция кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, конкурслар, химик викториналар, әлеге юнәлештә бирем бирүче югары уку йортлары белән югары сыйныфлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрү планлаштырыла. Гөлназ Шәмсиева, мәгариф идарәсе методисты
-
Азнакайда «Кышкы маҗаралар» күңелле узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе Шәйхетдинов урамындагы 1, 3, 5, 7, 9, 11, 15, 17 нче һәм Монолит кварталындагы йортларда яшүчеләр өчен "Кышкы маҗаралар" дигән бәйрәм уздырды. Чыршы янында олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Уеннарда катнашучыларга татлы бүләкләр өләштеләр.
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 2 февраль көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -12, төнлә -15 градус, җил - секундына төн яктан 7 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 746 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 72-80 процент. Источник: http://www.tatarmeteo.ru/ru/tekushhaya-pogoda/prognoz
-
Азнакай районы Әгерҗе авылында экология елына багышланган кичә үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
2017 ел - илебездә Экология елы. Аның кысаларында Әгерҗе авыл мәдәният йортында бик матур кичә узды. Әгерҗе, Мәнәвез, Беренче Май авыллары сәнгать осталары, үзешчәннәре авылдашлары һәм килгән кунакларга экология темасына театральләшкән тамашалар куйдылар, шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Бу кичәдә булган балалар да, өлкәннәр дә авылларыбызның суы саф, җире чиста булсын...
-
Азнакайның “Ләззәт” бию ансамбленә – 5 ел. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Шушы көннәрдә районыбызның "Ләззәт" бию ансамбле үзенең 5 еллык юбилеен үткәрде. Концерт бик күңелле, эчтәлекле барды. Анда Әлмәттән дә иҗатташ дуслары килде.
-
Азнакайда кунакта Әлмәт драма театры булды
"Мәдәни көндәлек" проекты кысаларында районның башлангыч сыйныф укучылары Әлмәт драма театрының "Өлкәннәрдән башка ничек яшәргә" дигән әкиятен карадылар. Тамаша Мәдәният йортында узды. Балаларга ул бик ошады.