Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 27 гыйнвар 2017 - 13:57
      Азнакайлылар да Ленинград блокадасын кичергән. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
      Бүген Ленинград блокадасы бетүгә 73 ел. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru (Азнакай, 27 гыйнвар, "Маяк", Лиза...
      857
      2
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 11:01
      Олимпиадаларда беренче җиңү яулаучылар
      Азнакай укучылары үз белемнәрен төрле фәннәр буенча олипиадаларда сыныйлар. Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында районга иң беренче призлы урынны хокук белеме буенча Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучысы Альбина Якупова алып кайтты (укытучысы - Гүзәл Якупова). Астрономия буенча Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов республика олимпиадасында...
      43
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 10:58
      Азнакай укучыларын ЗАГСта нәрәс кызыксындырды?
      "Гаилә фәне" республика конкурсы кысаларында ЗАГС бүлеге Азнакай 6 нчы урта мәктәбе укучылары белән Ачык ишекләр көне уздырды. Белгечләр ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихы, ныклы гаиләнең мөһимлеге турында аңлаттылар. Укучыларга үзләренең туы, әти-әниләренең язылышуы турында актлар белән танышу да кызыклы булды.
      49
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 10:52
      Азнакайның башлангыч сыйныф укытучылары киңәште
      Азнакай 3 нче урта мәктәбе базасында башлангыч сыныф укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Анда өлгермәүче укучылар белән эшләү алымнары хакында сөйләштеләр. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча түгәрәк өстәл, мастер-класслар да үткәрелде.
      73
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 10:49
      Азнакай завучлары белем сыйфатын арттыру юлларын эзлиләр
      Актүбә 2 нче урта мәктәбе базасында педагогларның һөнәри компетенциясен һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә багышланган семинар узды. Район мәктәпләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарлары ачык дәресләрдә булдылар, мастер-класслар карадылар. Һәр дәрескә җентекле анализ ясалды.
      44
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 10:43
      Азнакайның яшь радиосөючеләрен бүләкләделәр
      Районыбызда техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар саны арта бара. Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге радиосөючеләр түгәрәге дә менә берничә ел дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Алар төрле бөйгеләрдә актив катнашалар. Азнакай 7 нче урта мәктәбендә оборона-спорт техник җәмгыяте җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин катнашында иң актив радиосөючеләрне бүләкләделәр.
      52
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 10:15
      Азнакайда «Без бергә» фестиваленең сайлап алу туры бара. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Азнакай Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» республика фестиваленең сайлап алу туры бара. Район мәктәпләренең сәләтле укучылары хореография, инструменталь ансамбльләр, соло, сүз сәнгате номинацияләре буенча чыгыш ясыйлар. Җиңүчеләр районыбыз данын зона турында яклаячак.
      165
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2017 - 07:46
      КОТЛЫЙБЫЗ
      29 гыйнвар көнне Чубар Абдул аылында туып үскән, 1975 елдан Азнакайда яшәүче Сәхбиев Рәшит Кәшип улын 65 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Кадерле әтиебез! Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Безне укытып, тормышларыбызны яхшыртыр өчен син 25 ел Себердә "Сургут-нефть"тә эшләдең. Үзең генә белгәнсеңдер авырлыкларын. Әниебез белән...
      47
      0
      0
    Реклама