26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Халык сынамышлары ни юрый?
Гыйнвар салкын булса, июль коры һәм эссе була. Әгәр ат карга ятса - җылыта, куяннар кешеләр янына якынлашса - суыта, тукран тавышы ишетелсә - яз иртә килә. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар...
-
Карамалыда халык җыенында үзара фикер алыштылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Карамалы авылы халкы алдында берьюлы ике яңалык тора. Бердән, бик тиздән көнкүреш калдыкларын җыю түләүле булачак. Икенчедән су белән тәэмин итү линияләрен дә махсу хезмәт күрсәтү оешмасына тапшыру турында сүз бара. Ә әлегә бу проблеманы җыенда башкачарак хәл иттеләр. Карамалы авыл җирлегендә хисап җыелышы әнә шундый үзара аңлашу, фикер алышу...
-
Азнакайлылар, гадәттән тыш хәлләргә әзерме сез? ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген районыбызда гадәттән тыш хәлләргә әзерлекне тикшерү үтә. Иртә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә 5нче гомумбелем бирү мәктәбендә шәһәрнең башкарма власте, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы, районның көнкүрешен (газ, электр, җылылык, торак-коммуналь, янгын сүндерү, медицина, мәгариф һ.б.) тәэмин итүче хезмәтләр белән гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләсенә багышланган...
-
Азнакай мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык бара
Район мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык бара. Аның кысаларында бик күп чаралар оештырыла. Азнакай 1 нче урта мәктәбенең яшь армиячеләре атыш буенча ярыш үткәрделәр.
-
Яшь азнакайлыларны коррупциягә каршы торырга өйрәтәләр
Азнакай гимназиясендә шәһәр прокуратурасы һәм район хакимияте вәкилләре катнашында «Коррупциягә каршы тору» дәресе узды. Биредә шулай ук «Яшүсмер һәм закон» декадасы кысаларында куркынычсызлык дәресе дә үткәрелде.
-
Азнакай укучыларының уңышлары куандыра
Яшь азнакайлылар төрле бәйгеләрдә ирешкән уңышлары белән куандыралар. Гимназия укучысы Илүзә Асибакова Россия һәм Татарстан дәүләт символикалары белеме буенча республика конкурсында үз яшь төркемендә 2 нче урынны яулады. Ул гимназиянең һәм җитәкчесе Эльза Мифтахованың да горурлыгы.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» фестивалендә лауреат булдылар
"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Вокал-соло" буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады. Районыбыз данын Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Әминә Рәхимова - икенче...