Азнакаево
  • Рус Тат
  • 18 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 18 гыйнвар 2017 - 13:11
      Азнакай районы Сукаеш авыл җирлегендә хисап җыелышы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова - авыл җирлегендә, ә "Азнакай" АФ" хуҗалыгының 2 нче ХПК җитәкчесе Илсур Закиров хуҗалыкта узган елгы эшкә хисап тоттылар. Җыелышта авыл халкының район үзәгеннән килгән җитәкчеләргә сораулары булды. Тулы материалны "Маяк" газетасыннан укыгыз. Нәсимә Фазлыева
      358
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 12:07
      Азнакай чыршысы өчен тавыш бирәбез!
      Яңа елга шәһәребез иң матур төсләре белән балкып, бәйрәмчә купшы итеп бизәлде. 31 декабрьдә Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында зур тама­ша оештырылды, бәйрәм салюты атты. Үзәк чыршы боз шәһәрчеге белән бәйрәм ялларында да азнакайлыларны үз янына җыеп, әкияти мизгелләр бүләк итеп торды. Шуңа күрә аның республиканың муниципаль берәмлекләре арасында игълан...
      347
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:54
      Тымытык авылында олысы-кечесе чаңгыга басты
      Тымытыкта авылдашлары Данис Мусин чаңгы спортына гашыйк булган олысын-кечесен җыеп, чаңгы юлына алып чыккан. Бу хакта безгә Лилия Идрисова хәбәр итте. Алар Ык буенда, шарлавык тирәсендә йөреп кайтканнан соң кайнар чәй эчеп җылынган. Яшь-җилкенчәккә ветераннар да ияргән, бик күпләр гаиләләре белән бергәләп йөрергә чыккан. Менә шулай, тымытыклылар кыш рәхәтен хозур...
      350
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:48
      Азнакайлылар мөселман яшьләре спартакиадасында сынатмады
      Мө­сел­ман яшь­лә­ре ара­сын­да дус­лык элем­тә­лә­рен ны­гы­ту, сә­ламәт яшәү рә­ве­шен по­пу­ляр­лаш­ты­ру һәм иң көч­ле спорт­чы­лар­ны бил­ге­ләү максатында Сарманда районара мөселман яшьләре спартакиадасы үткәрелде. Анда кардәшләр үзара бау тарту, өстәл теннисы, чаңгыда узышу буеча көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча азнакайлылар командасы икенче булып, истәлек бүләкләре кубок белән бүләкләнделәр. фото aznislam.ru сайтыннан алынды
      293
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:39
      Азнакайның 4 нче лицеенда Тыюлыклар көне узды.
      Азнакай 4 нче лицееның «Росток» экологик хәрәкәтендә катнашучылары «Тыюлыклар көне» уздырылар. Анда «Чатыр-тау» дәүләт табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Хәкимова да катнашты. Туган ягыбыз үсемлекләргә, киек кошларга һәм җанварларга бик бай. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Бу чарада укучылар табигатьнең күз карасы кебек сакланырга тиешле тереклек дөньясы белән таныштылар,...
      420
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:37
      Азнакайдан Альбина Якупова төбәк олимпиадасында районга беренче җиңү яулады
      Төрле фәннәр буенча олимпиадаларның муниципаль турлары узып, хәзер укучылар үз белем дәрәҗәләрен республика күләмендә сыныйлар. Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучысы Альбина Якупова хокук белеме буенча призлы урын алды инде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупованың укучылары бәйгеләрдә һәрчак шулай яхшы белемнәрен күрсәтәләр. Әлегә рус әдәбияты һәм физика буенча...
      346
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:31
      Азнакай укучылар шахматны үз итте
      Ярыша-ярыша шахмат уйнаган чорларын өлкән буын яхшы хәтерледер. Соңгы елларда ул балалар арасында ничектер онытылып киткән кебек иде. Ә менә хәзер чын-чынлап яңарыш кичерә. Уйлау сәләтен арттыра, башны яхшырак эшләтә торган спортның бу «акыл» төре белән шөгыльләнүчеләр районыбызда артканнан-арта. Әле күптән түгел шәһәр күләмендә ярышлар да узды. Азнакай 9 нчы...
      298
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:26
      Азнакай 9 нчы мәктәбендә беренчеләр сынау тотты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Беренче сентябрь инде күптән артта калды. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныфлар да укытучыларына да, мәктәп стеналарына да күнегеп бетте. Әмма әле беренче сыйныфка багышламыйча, алар үзләрен чын укучылар итеп тоя алмыйлар. 9 нчы мәктәпнең дружина советы әгъзалары үткәргән бу чараны беренче сыйныфлар гомерләре буе күңелләрендә сакларлар. Ул...
      267
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 10:10
      Азнакайлылар, төнлә күргән төшне юньлегә юрыйк
      17-18 гыйнвар көннәре Айның 20нче көненә туры килә. Ул кимүгә таба бара. Бүгенге төндә күргән төшләр бик тиз тормышка ашырга мөмкин. Шунсы кызык, аны үзегез теләгәнчә дә итеп була, әйтик, төшегездә каядыр чит илгә, башка җирләргә барасыгыз килде ди, шуны күзаллап, уйлап ятарга кирәк. Тормыштагы проблемаларыгызны чишү юллары да төнлә...
      316
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 06:11
      Азнакай укучылары мини-баскетболда көч сынашты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Спортка мәхәббәтне кече яшьтән тәрбияләүгә һәм аның яңадан-яңа төрләрен кертүгә мәктәпләрдә зур игътибар бирелә. Азнакай 5 нче урта мәктәбендә 4 нче сыйныфлар арасында мини-баскетбол буенча ярышлар узды. Командаларга әти-әниләр, әби-бабайлар көч биреп торды. Нәтиҗәдә кызлар командалары арасында беренчелекне "В", малайлар арасында "А" сыйныфы яулады. Әнә шулай гаилә-мәктәп арасында элемтәләр дә...
      470
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 06:05
      Азнакайда иң яхшы ктапханә газетасын билгеләделәр
      Өченче ел рәттән районда халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы кысаларында «Иң яхшы китапхнә газетасы» һәм «Иң яхшы китап күргәзмәсе» бәйгеләре уза. Быел китапханә газеталары арасында беренчелекне Азнакай 1 нче урта мәктәбе китапханәчесе Рәмзия Кашапова, китап күргәзмәләре буенча - 7 нче мәктәптән Альбина Әхмәтвәлиева яулады.
      336
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 05:56
      Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбенә психологик десант төште
      Актүбә бистәсенең 3 нче мәктәбендә «Гармония» педагогик-психологик хезмәте психологлары Д.Закирова һәм Э.Хисамиева башлангыч сыныйфларда коллективны дуслаштыруга юнәлдерелегән, ә өлкән сыйныфларда «Әкият-терапия» алымын кулланып, тренинглар уздырдылар. Укучылар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
      415
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 05:35
      Азнакай мәктәпләрендә яңача укыталар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
      Дәрес бара. Рус теленнән 6 нчы сыйныфлар мәктәпләре турында инша язарга әзерләнәләр. Алар төркемнәргә бүленеп утырганнар. Мәктәпнең макетын да, бакчада үсүче җимешләрне дә ясап алып килгәннәр. Алар аның үзенчәлекләре турында сөйли-сөйли, төзүчеләр роленә кереп (чыннан да, хәтта каскаларга кадәр кигәннәр иде), аны баштаян аяк «җыеп куйдылар». Иншаның планын да бергәләп...
      332
      0
      0
    • 18 гыйнвар 2017 - 05:09
      Азнакайлылар юлда йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм киметү максатында, 15 нче "Алтын балык" балалар бакчасының өлкән...
      315
      0
      0
    Реклама