16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итә
Гыйнвар аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкын кабул итәчәк. Очрашуга 7-01-92 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
-
Азнакай районында Әтиләр берлеге актив эшли
Өлкәннәр баш-аяк эшкә, балалар укуга чумган. Сез балагыз белән соңгы вакытта кайчан табигатькә чыктыгыз, шашка-шахмат уйнадыгыз, бергәләп чаңгы шудыгыз? Мөгаен, күпчелек әтиләр бу сорауга уңай җавап бирә алмас иде. Ә бит балага, аеруча малай кешегә, әти тәрбиясе, аның белән даими аралашу бик мөһим. Районыбыз мәктәпләрендә оешкан Әтиләр берлеге үз улларына...
-
Азнакайда кошларга җимлекләр ясау буенча акция бара
Азнакай укучылары кошларга җимлекләр ясау акциясенә актив кушылдылар. 4 нче лицейның экологик хәрәкәттә катнашучылары Ык буе территориаль экологик инспекциясе белгечләре белән берлектә кошларны саклауга багышланган дәрес уздырдылар. Анда туган ягыбызда кышлаучы кошлар турында кызыклы мәгълумат алдылар. Соңыннан мәктәп бакчасына чыгып, үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элделәр.
-
Азнакай укучылары имтиханнарга әзерләнә
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша. 2017 елда бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен унберенче сыйныф укучылары гаризаларын 1 февральгә кадәр үзләре белем ала торган мәктәпкә тапшырырга тиеш. Тугызынчы сыйныфлар нинди фәннәрдән имтихан бирәсен 1 мартка кадәр билгелиләр. Ә хәзергә һәр якшәмбедә төрле фәннәр буенча мастер-класслар уздырыла. Бу ялда ул...
-
Росреестр идарәсенең Азнакай бүлеге белгечләре сорауларга җавап бирә
17 гыйнвар көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында сез 7-65-05 номеры буенча Росреестрның Азнакай бүлеге начальнигы Рашат Галиевкә мөрәҗәгать итеп, 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кергән закончалыклар буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.
-
Азнакайдан Илнур Вәгыйзов – авыр атлетика буенча республика беренчелеге чемпионы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
13-15 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егет һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге үтте. Ярышларда Азнакай данын "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Илнур Вәгыйзов яклады һәм 56 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелекне яулады. Спортчының тренеры - СССРның спорт мастеры Әҗүәт Миңнеханов.
-
Азнакай районы Беренче Май бүлекчәсе терлекчеләре сыйфатлы сөт тапшыра. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Азнакай" агрофирмасының 5 нче ХПКсына караган 1 Май бүлекчәсендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар арасында савым аппараты операторлары Людмила Ганиева һәм Фирдәвес Гыйниятуллин, көтү тулыландыру технигы Луиза Мөхәммәтҗанова, хисапчы- лоборант Алсу Закирова һәм башкалар бар. Бүлекчә терлекчеләре узган елга караганда сөт савып алуны 730 кг.га арттырганнар. Дәүләткә югары сыйфатлы...