Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 12 гыйнвар 2017 - 11:31
      Азнакай тудыру йортында Маймыл елында 305 кыз һәм 325 малай туган
      Республикада узган елның декабрендә берничә районда тудыру бүлекләре ябылды. Әнә шулай сәламәтлек өлкәсендә дә оптимальләштерү бара. Моны медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа төр технологияле үзәкләрне җиһазлауны яхшырту буенча максатчан эш алып барылуы белән аңлаталар. Шөкер, безнең Азнакайда бала тудыру бүлеге ябылмады. Хәзер безгә Мөслимнән, үзләрендә бүлекләр булса да, Сарман,...
      381
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 08:04
      Азнакай шәһәре янгын сүндерү бүлегендә – яңа машина
      Шушы көннәрдә нефтьчеләребез 24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә зур бүләк ясап, янгын сүндерү машинасы бүләк иттеләр. Бу көнне бүлек хезмәткәрләре бик озак көтте, ни дисәң дә безнең эштә сәгать кенә түгел, минутлар да кадерле. Җанны өшеткеч сирена тавышы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аваз салырга мөмкин, шуңа техника һәрчак хәрби хәзерлектә...
      305
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 07:00
      Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары башланды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары башланып китте. Аның беренчесе кичә Әгерҗе авылында узды. Җыенда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашып, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирделәр....
      302
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 06:00
      Азнакайда тугызынчы дистәсен түгәрәкләүчеләр сафы арта
      Районыбызда тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән тыл ветераннары сафына Мөслимә апа Вәлиева да кушылды. Аны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Флера Миндубаева белән бергәләп бардык. Иңнәренә ак шәл бөркәп, истәлекле бүләкләрне һәм район җитәкчелегенең җылы теләкләрен җиткергәндә, ветеранның күзләренә яшьләр эленде. Алар буынына тормышның иң авыр, катлаулы чоры...
      293
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 06:00
      Урманай уңганнары Азнакайның сөт чишмәсен баеталар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      "Азнакай" АФ җәмгыяте терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һәм Беренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. ХПК терлекчеләре көнгә 4800 кг сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 790 кг.га күбрәк. Бер сөтлебикәгә 14,8...
      284
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 05:00
      Азнакай мәгариф идарәсе икенче чиреккә йомгак ясады
      Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында уку елының икенче чирегенә йомгак ясалды. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, өлгермәүчеләр саны кимегән һәм 6448 укучыга 2 процент тәшкил иткән. Начар укучылар аеруча башлангычларда һәм унынчы сыйныфларда күп. Бердәм дәүләт имтиханнарын шартлы биреп карау нәтиҗәләре дә әлегә куанырлык түгел, узган елгы...
      276
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2017 - 05:00
      Азнакайның 7нче ТОС активы балаларны бәйрәмгә җыйды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Кышкы каникулның бер генә көне дә бәйрәмсез үтмәде шәһәребездә. 7нче ТОС рәисе Людмила Касыймова да балаларга күңелле мизгелләр бүләк итеп, "Универсал" ТСЖ белән берлектә аларны әкият дөньясына дәште. Кыш бабай һәм Кар кызының да бүләкләр күтәреп килүе сабыйлар өчен үзе бер маҗара булды. Барсы да әкият геройларына ияреп җырлады, биеде,...
      335
      0
      0
    Реклама