Азнакаево
  • Рус Тат
  • 26 декабрь 2016 яңалыклары

    • 26 декабрь 2016 - 17:25
      Милек өчен салым түләмәүчеләргә пеня хәзер май аеннан үсә башлаячак
      Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында моңа бәйле закон проекты кабул ителде. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Милеккә салым түләмәгән өчен пеня 1 майдан исәпләнә башланачак. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында моңа бәйле закон проекты кабул ителде. Яңа законны кабул итү милекнең кадастр бәясен ачыклау һ.б....
      493
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 13:38
      Азнакай 1 нче мәктәбенең «Фемида» отряды эчке эшләр бүлеге музеенда булды
      Азнакай 1 нче мәктәбенең «Фемида» хокук бозулар профилактикасы отряды эчке эшләр бүлеге музеенда булды. Укучылар биредә районда милиция барлыкка килү тарихы, хокук сакчылары җитәкчеләре һәм ветераннары белән таныштылар. Шулай ук участковыйлар, эксперт-криминалчы белән үз эшләренең нечкәлекләре турында әңгәмәдән дә кәнәгать калдылар. Гүзәл Якупова, отряд җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
      419
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 13:08
      Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
      Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә...
      456
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 11:01
      Татшуган авылында Мәүлид бәйрәме үтте
      Мәүлид ае - изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза. Татшуган авылының "Ислам нуры" мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, зурлап уздырды әлеге бәйрәмне. Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы үтемле вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгышы тыңланды....
      504
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 10:20
      Тарсуслылар күңеленә Азнакай кышы хуш килде. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ
      Төркия кунаклары икенче көнне төбәкне өйрәнү музеенда бай экспонатлар, районыбызның үткәнен чагылдырган тарихи ядкәрләр белән таныштылар. Аннан соң чаңгы базасында кышкы уеннарда катнаштылар. Мәдәният йортында авыл җирлекләре тырышлыгы белән оештырылган татар халкының аш-су һәм кул эшләре күргәзмәсе белән танышканнан соң, ике арада дуслык күпере салынганга 20 ел тулуга багышланган бәйрәм...
      433
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 10:00
      Татфондбанкка акча салганнарга бүгеннән иминият акчаларын түлиләр
      Иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентларда алу өчен паспорт күрсәтергә һәм гариза язарга кирәк була. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга бүген биш банкта иминият акчаларын түли башлыйлар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап...
      464
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 09:30
      Азнакайлылар – республика викторинасында җиңүчеләр
      Мәгълүм булганча, октябрь аенда Азнакайда мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча балалар арасында викторина үткәрелгән иде. Шушы көннәрдә исә Казанның Галиев мәчетендә бәйгенең республика этабы узды. Анда төрле район-шәһәр мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты. Һәр бала 40 минут эчендә төрле авырлыктагы 45 орауга җавап...
      363
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 09:28
      Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкта кертемнәре булган эшкуарларга ярдәм ителәчәген белдерде
      Сүз кече һәм эре эшмәкәрлек хакында бара. (Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган...
      474
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 09:01
      Азнакай көрәшчеләре сынатмый. ФОТОРЕПОРТАЖ
      Кичә Яр Чаллыда көрәш буенча X ачык шәһәр турниры үтте. Анда Азнакайның 1999-2001, 2002-2004 елгы спортчылары да катнашты. Киеренке көрәштә үз авырлык категорияләрендә Илфат Миңнегалиев - алтын, Ислам Закиров бронза медальләр яуладылар. Тренерлары - Айрат Миңнегалиев.
      524
      0
      0
    • 26 декабрь 2016 - 07:45
      "АК БАРС" банкы "Татфондбанк" клиентларына компенсация түли башлый
      «АК БАРС» Банк начинает выплачивать компенсации вкладчикам ПАО «Татфондбанк». Как сообщила пресс-служба «АК БАРС» Банка, страховые возмещения в подразделениях «АК БАРС» Банка выплачиваются вкладчикам, фамилии которых начинаются с букв «К» и «Л», проживающим в Казани, Москве, Санкт-Петербурге, Уфе, Йошкар-Оле, Нижнем Новгороде, Новосибирске, Перми, Самаре, Саратове, Екатеринбурге, Ижевске и Ярославле. Для...
      431
      0
      0
    Реклама