20 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның 7 нче мәктәбендә Парламент дәресе узды. Фото һәм видео репортаж
Безнең җәмгыять каршында хокукларыбыз һәм ирегебез Конституциядә беркетелгән. Бүген Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 8-10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка аның белән никадәр таныш икәнлекләрен күрсәттеләр. Парламент дәресендә район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин дә катнашты. Укучылар туган ил һәм туган тел турында...
-
Азнакай сабыйларына Кыш бабай бүләкләре әзерлиләр
Ел саен Яңа ел бүләкләренә муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирелә. Быел район башлыгы бүләкләрен яңа туган сабыйлардан алып барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныфларда укучылар, коррекцион мәктәп укучылары, инвалид һәм ятим, шулай ук укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән сәләтле балалар алачак.
-
Азнакай укучыларын күңелле каникуллар көтә
Укучыларның кышкы каникуллары 26 декабрьдә башлана. Шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә - барлыгы 13 мәктәптә лагерьлар эшләячәк. Балаларның ялы күңелле узсын өчен елдагыча экскурсияләр, киносеанслар, төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештырыла. Ә өлкән сыйныфлар консультацияләрдә дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк. Каникуллар 8 гыйварга кадәр дәвам итә.
-
Азнакай районы Әлкәй мәктәбендә мәгърифәтче Вәли Хаҗиевны искә алдылар
Мәгърифәтче, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына нигез ташын салучы беренче фәнни хезмәткәр, дәреслекләр һәм укыту программалары авторы Вәли ага Хаҗиевның тууына 110 ел тулу уңаеннан Әлкәй мәктәбе китапханәсендә башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби чара үтте....
-
Азнакай балалары кошларга җимлекләр ясыйлар
Шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбе белән 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы янәшә генә. Ике арада ныклы элемтә салынган. Бәйрәмнәрдә бакча балалары өлкән абый-апаларын котларга онытмыйлар. Укучылар исә еш кына бакчадагы төрле чараларда катнашалар. Әле менә җимлекләр ясап, нәни дусларына кунакка килделәр һәм безнең якларда кышлаучы кошларны сыйларга дип, аларны бергәләп...
-
Актүбә укучылары чыршылар сагына баскан
Актүбә 2 нче урта мәктәбе «Урман гүзәлен саклыйк» акциясенә актив кушылды. 5-8 нчы сыйныф укучылары үз куллары белән чыршылар ясап, «Ә син чын чыршыны ясалмасына алыштырдыңмы?» дигән чакырулы листовкалар чыгарганнар. Хәзер һәр сыйныфны ясалма чыршылар бизи. Резеда Шәрипова
-
Әмир Динмөхәммәтов – Азнакайның иң шәп картингисты
Айгиз Динмөхәммәтовны автоузышлар буенча бик күп республика, Бөтенроссия ярышлары призеры буларак яхыш беләбез. Динмөхәммәтовлар гаиләсендә төпчек улары да абыйсы юлыннан киткән. Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында белем алучы Әмир Динмөхәммәтов «Микро» классында картинг буенча Республика беренчелегендә бронза медаль яулады. Резеда Шәрипова