11 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Халык театры коллективы бу сезонын Азнакайның Тымытык мәдәният йортында ачып җибәрде
Тымытык мәдәният йортында халык театры коллективы бу сезонын Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле белән ачып җибәрде Әлеге спектакльне аның беренче генә куюы түгел. Бу юлы да ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. "Әниләр" һәм "бәбиләр" белән өр-яңадан сөендек тә уйландык та. Үзешчәннәр тамашачыны осталыклары, ихласлыклары белән таң калдырды. Вакыйга, белгәнебезчә,...
-
Азнакайда Сыйфат атналыгы бара
Менә утыз елга якын һәр елны ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада, районыбызда быел да 7-11 ноябрь көннәрендә Сыйфат атналыгы старт алды. Аның максаты: җитештерелгән товарларның кешегә һәм тирә-як мөхиткә куркынычысыз булуын ачыклау һәм кулланучыларның мәфәгатен кайгыртуда чаралар оештыру. Безнең бүлек белгечләре кулланучыларны закон белән гарантияләнгән...
-
Азнакайда бозлы яңгыр аркасында бүген инде 5 юл һәлакәте теркәлгән - ФОТО һәм ВИДЕО
Һава торышын һич кенә дә аңлыйм димә. Инде кыш килде дип тынычланган идек тә, ноябрь ае үзенең дуамаллыгын күрсәтмичә генә китәм дими. Рульдә барасыңмы, җәяүлеме - мондый көннәрдә юлда йөрүчеләрнең барысының аеруча сак һәм игътибарлы булуы сорала. Бүген шәһәрдә юлларында бозлавык нәтиҗәсендә биш һәлакәт теркәлгән. Шәһәр һәм район юлларын тоз...
-
Азнакайның “Җанашым” фольклор ансамбле Казан тамашачасын әсир итте
Халыклар бердәмлге көне уңаеннан Казанда "Безнең йорт - Татарстан" республика этно-мәдәни фестивале узган иде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Пирамида" күңел ачу үзәге сәхнәсендә республикада яшәүче төрле халыклар вәкилләре - барлыгы 600 дән артык кеше чыгыш ясады. Бу бәйрәм чарасында Азнакай Мәдәният йортының "Җанашым" фольклор ансамбле дә үзенең...
-
Эш эзләүчеләргә Азнакайның 3 оешмасы буш урыннар тәгъдим итте
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә буш вакансияләр буенча кече ярмарка узды. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге райондашларны эшле итү, үз бизнесларны ачуда һәрдаим ярдәм күрсәтеп килә. Шундый чараларның янә берсе кичә оештырылды. Теләге булган һәркем буш эш урыннары вакансияләре ярминкәсенә килә алды. Эш эзләп килгән Азнакай халкына үз предприятияләрендә булган буш урыннарны...
-
Азнакай көрәшчеләр Бөтенроссия турнирда да сынатмады
Әлмәттә Россия һәм ТР чемпионы, ТРның спорт остасы, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә көрәш буенча Х Бөтенроссия турнир оештырылды. Анда тренер Айрат Миңнегалиевнең укучылары да уңышлы чыгыш ясап, команда беренчелегендә икенче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Ислам Закиров алтын медаль яулады. Илфат Миңнегалиев, Айнур Мәгъдәнов, Радик Гәрәевләр...
-
Азнакайда тагын бер авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Азнакайлылар, ярминкәгә рәхим итегез! Районыбызда ярминкәләр дәвам итә. Аның чираттагысы 12 ноябрь, шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге каршында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Бүген Азнакайда гер спорты буенча турнир уза - ФОТО и ВИДЕО
Бүген "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир узды. Анда 18 яшькә кадәр булган иллегә якын яшүсмер көч сынашты. Район халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган легендар...
-
Азнакай районы Уразай авылының шәхси хуҗалыкларына дәүләт финанс ярдәм күрсәткән
Авыл җирлеген бүген күпчелекнең яшәү чыганагы булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларсыз күз алдына да китереп булмый. Республика һәм район җитәкчелеге дә аларны үстерүне җитди мәсьәләләрнең берсе итеп куя. Әйтик, Азнакай районы Уразай авыл җирлегендә савым сыерлары булган шәхси хуҗалыкларга гына да ел башыннан 278 мең сум күләмендә хөкүмәт ярдәме күрсәтелгән.
-
Гриппка каршы прививканы быел Азнакайда 20 меңнән артык кеше ясаткан
Быел грипптан прививка ясату Азнакай районда оешкан төстә бара. Сентябрь башына ул 22 меңнән артык доза күләмендә кайтып, бүгенге көнгә 20 меңнән артык азнакайлы аны ясатырга өлгерде. Вакцинация чоры да инде тәмамлануга бара. Белгечләр прививка алуны сузмаска чакыра. Ул бушлай, амбулаторияләрдә, поликлиникада ясала. Әлегәчә аның организмга начар тәэсире хакында бер...