16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сукаешлылар үз гозерләрен җиткерергә ашыктылар
Авылларыбыз елдан-ел матурлана, үсә, төзекләнә бара. Ә безнең тагын да уңайлырак шартларда, тагын да яхшырак яшисе килә. Бу шулай булырга тиеш тә. Бары тик битараф булмаска, яшәгән җиребезнең төзеклеге, матурлыгы өчен булган мөмкинлекләрнең барчасыннан да файдаланып калырга кирәк. Менә бу көннәрдә районыбызда "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты...
-
Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Көтелмәгән “кунак”
"Исереккә диңгез тубыктан" диләрме әле. 28 яшьлек гр. С. да исерек хәлдә чит-ят фатирга шакый. Аңа 10 яшьлек бала ишек ача. Көтелмәгән "кунак" өйдә әлеге баладан башка кеше булмавына инангач, түргә уза. Кулына эләккән аяк киеме кия торган калак, аннан чәнечке белән баланы куркытып, спиртлы эчемлекләр таләп итә башлый. Фатирдан...
-
Укучыбыз фикере. Азнакай паркларында хисләр яңара
Шәһәребезнең елдан-ел гына түгел, көннән-көн ямьләнә баруына күңел сөенә, урамнарга чыксаң, бу хозурлыкка карап күз туймый. Әле кайчан гына шәһәребездә нибары бер генә парк иде, бөтен бәйрәм шунда оештырылып, кайчак халык сыймалы булмый, күңел ачудан мәхрүм булып, читтән генә карап торган чаклар да бар иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, шәһәребезнең...
-
Азнакай пенсионерлары елларга сер бирмиләр
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә барлык чаралар кызыклы уза. Мәдәни чаралар оештыручы Әмирә Гәрәева үткәргән "Еллар безгә берни түгел" дигән бәйрәм дә һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар уртача 75 яшьтә. Аларның тормышны сөюләренә, уеннарда катнашырга ашкынып торуларына сокланмый мөмкин түгел. Аркан тартышуда, боҗра киеп парлап йөгерүдә, туп...
-
Азнакай районы җыелма командасы республика туристлар слетында 3 нче урынны яулады
Тукай районында мәгариф учреждениеләренең 61 нче республика туристлар слеты узды. Анда 9 муниципаль районнан 13 команда катнашты. Алар туризмның җәяүле һәм су төрләре буенча ярышларда көч сынаштылар. Яңгырлы, салкынча һава булуга карамастан, Азнакай районының "Ювентос" җыелма командасы гомумкоманда зачетында урта яшьтәге укучылар төркемендә өченче урынны яулады.
-
Азнакайдан Булат Гаптуллин “Ел доброволецы” исеменә лаек булды
Татарстан доброволецлар форумын ябу тантанасында "Россия доброволецы-2016" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр бүләкләнде. Азнакайдан Булат Гаптуллин "Җиңү волонерлыгы" номинациясендә беренчелекне алып, "Ел доброволецы" исеменә лаек булды.
-
Хөрмәтле Ватандашлар! Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла,...