20 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилее гөрләп узды
Өздереп кошлар сайраган, гөл-чәчәкле ямьле җәй айларында районыбызда табигать кочагында Сабан туйлары, авыл, урам бәйрәмнәре, халык белән очрашу... кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора. Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилеена багышланган кече авыл бәйрәме дә гөрләп узды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул...
-
Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете рәсемнәре тавыш бирүнең беренче баскычын узган
(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). 200 һәм 2 меңлек банкнотларда сурәтләнәчәк символлар өчен Россиядә 63 мең кеше SMS аша тавыш биргән. Социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр саны - 386 мең. Бу хакта бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров хәбәр итте. Ул билгеләп...
-
Азнакай педагоглары Казанда фәнни-гамәли конференциядә катнаша
19-20 июльдә Казан федераль университеты базасында Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова катнашында «Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологияләрен таратуга каршы эшчәнлек формалары һәм алымнары. Мәгариф оешмаларының роле һәм бурычлары» дигән темага фәнни-гамәли семинар уза. Анда Азнакайдан мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова һәм...
-
Азнакай яшүсмеренең скутерда бер йөрүе утыз мең сумга төшкән
Җилләр белән узышуы рәхәт Рамилгә. Менә ул бәхет кайда! Бүген аңа өр-яңа скутер алып бирделәр! Илнарда бар, Камилдә бар, ул гына мескен кебек иде. Болай булгач, аңа хәзер иптәшләре тиң итеп карыйлар да карыйлар инде. Күрше кызы Алинә дә борын чөермәс, "Бер генә утыртып йөр әле!" - дип ялынмый калмас....
-
Сәпәйлеләр “Изге” чишмә суы белән чәй эчтеләр
Чатыр тауның кыйбыла ягыннан агып чыккан "Изге" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге, ветераннар һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узды. Очрашуны башлап җибәргәндә авыл агае, әлеге чараның инициаторы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Солтанов "Изге" чишмә тарихы хакында сөйләп үтте: -Чатыр тавы безнең төбәк кешеләренең иң изге...
-
Азнакайда шундый матур парк бар
"Өмет" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Замандаш" клубы әгъзалары белән бергә Яшьләр паркына сәяхәт кылдылар. Капкадан керүгә үк күзгә зур пар балдак ташлана. Аның кырында пар ат скульптурасы. Паркта хыялыйлар сукмагы, татуланышу утыргычы, Эйфель манарасы бар. Мәхәббәт агачына яңа өйләнүшеләр йозак элә ала. Ә инде Бәхет сукмагы буйлап...
-
Азнакай яшьләре Кара Елга буенда өмәдә
13 августта районыбыз олуг юбилейлар билгеләп үтәчәк. Аңа әзерлек эшләре күптәннән бара. Нефтьчеләр ярдәме белән Кара елга буе төзекләндерелә. Ул матур ял урынына әверелеп бара. Бу көннәрдә шәһәребез яшьләре дә биредә өмә үткәреп, яшелләндерү һәм чистарту эшләрендә актив катнаша.
-
Азнакайда җәйге каникуллар оешкан төстә уза
Районда балаларның җәйге ялы оешкан төстә дәвам итә. «Кояшкай» лагеры кичә өченче семенасын кабул итте. Аңа кадәр ике сменада 146 бала ял иткән иде, тагын 75 бала урман эчендә саф һавада яңа уку елына көч туплап кайтачак. Шулай ук "Березка" һәм "Орленок" лагерьларында да өченче смена башланды. Июнь азагында туризм...
-
Азнакай яшүсмерләренә дөрес һөнәр сайларга булышалар
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очракларына каршы профилактика һәм хезмәт тәрбиясе бирү кысаларында "Мин тормыш өчен" дигән занятие уздырды. Яшүсмерләр ничек дөрес һөнәр сайларга кирәге турында белгечләрнең киңәшләрен тыңладылар, психолог көнне оештыру буенча занятие үткәрде.