19 июль 2016 яңалыклары
-
Югалтмагыз парыгызны (Тормыштан алынды)
Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым. Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән...
-
«Әти кызлары» бәхетлерәк була
Авылыбыздан фронтка киткән ир-атлар арасында Заһретдин абый да бар. Биш баласы әтиләрен сагынып көтте. Тик ул кайтмады, яу кырында ятып калды. Балалары үсеп буйга җитте, һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Ә сугыштан исән-сау, яраланып кайткан әтиләр гаиләгә терәк булды. Нинди генә булса да, әти әти инде ул. Соңгы вакытта әниләр...
-
Бу минутларда Азнакайда "Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсенең сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны кабул итә
"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган халыкны кабул итү бердәм көне власть белән икеарадагы элемтәләрне тагын да якынайту максатыннан чыгып үткәрелә. Бу минутларда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәяси совет секретаре Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны чираттагы кабул итү үткәрә.
-
Ана мәче каргышы
Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды. КӨЛЕМСӘР Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән саен зурая, усаллана,...
-
Игътибар, Азнакайда кеше югалган! Күрүчеләр юкмы?
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Томск өлкәсе Стрежевой шәһәреннән булган, моңа кадәр Азнакайда Мәрҗәни урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1974 елгы Ребров Александр Андреевичны эзли. Ул 16 июль көнне 17.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та...
-
Тымытык күпере ремонтка ябыла
Татарстан Республикасын Башкортстан белән тоташтыручы Ык елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, ул 21 июльдән 1 августка кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Фото: http://www.events.volga.rt.ru
-
Ялган турфирмалардан сакланыгыз (КИҢӘШЛӘР)
Җәйге сезонда бер көнлек турфирмалар барлыкка килә. Клиентлардан акча алып югалалар, ә ял итәргә барырга җыенучылар, диңгез ярында ятасы урынга, суд юлында йөриләр. «Турпомощь» ассоциациясендә генә дә атнасына шундый өч-биш гариза кабул ителә. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз: Иң элек тур алырга җыенган турфирманың репутациясен өйрәнегез. Интернеттан...
-
Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде. Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән...
-
Азнакай районы Туйкә авылында шәхси гараж янды
Бер атна элек кенә Мәсгут авылы шәхси йорт ихатасында янгын чыккан иде. Инде менә Туйкә авылында шундый бәла булуы турында хәбәр алынды. Янгын шәхси ихата төзелешләрендә чыккан һәм гаражга шактый зыян салган. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Эссе, коры, җилле һава торышы янгын өчен уңай шартлар тудыра. Районның янгын күзәтчелеге...
-
Азнакайда диспансеризация бара
Диспансеризация - гомерләрне озайту чарасы Өч ел элек старт алып, инде халык аны аңлап кабул итеп, күнегеп килгән диспансеризация быел да районыбызда ел башы белән үк колач алды. Бүгенге көндә бу чараның ни рәвешле баруы белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек. -Илдар Фираилович, килешәсездер, халыкның...