16 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакай районының Чалтаймас авылы бәйрәм итте
Инде югала барган авылларның кабат яңаруы - шатлыклы күренеш. Чалтаймас та тузган нигезләрен яңартып, яшәреп килә. Ел саен җәен авылдашлар җыелып, гөрләтеп Сабантуйларын уздыралар, авыл үсешенә лаеклы өшел кертүчеләрне хөрмәтлиләр. Бүген биредә тагын шундый бәйрәм узды. Тирә-яктан бик күп кунаклар җыелды. Бу хакта тулырак - газетабызның киләсе саннарында.
-
Азнакай аналарының аңын хәмер томалаган
- Зинһар өчен балаларымны тартып алмагыз, үтенәм сездән! Күз яшьләре белән ялваручы бу яшь ханым балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзаларында бер дә кызгану хисе уятмады. Аны инде сынау шарты белән бер генә калдырулары түгел. Бәлкем ярты ел балаларсыз торып карагач аңлар ана кеше. Әлегә ул...
-
«Өйдән туеп чыгып киттем»
Беркөнне автобус тукталышында автобустан чыгуга, күзем җирдә ятучы берәүгә төште. Карасам, 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз... Яныннан көн саен йөзәрләгән кеше узып йөри. Тик берсенең дә аңа исе китми. Башымнан: «Бу да кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булып үскән ләбаса», - дигән уй йөгереп үтте. Якынрак килеп үзен сөйләштерергә теләсәм дә, ачылып китәргә...
-
Химия кулланмыйча гына юу, җыештыру буенча азнакайлыларга киңәшләр
Экологик яктан чиста продукт кына ашап калмыйча, өй җыештырганда да мөмкин булганча химия кулланмаска кирәк. Әйтик, савыт-сабаны юганда әбиләребез кулланган горчицаны искә төшерү комачауламас. Моның өчен порошок хәлендәге горчицаны алу әйбәт. Канализация торбаларын тоз чистарта. Аны торбага сибеп, өстенә кайнар су агызырга кирәк. Идән юасы суыгызга аш серкәсе белән берничә...
-
Кино ничек туган?
Республиканың дәүләт архивларында кинематографның барлыкка килүеннән башлап, аның үсешенә багышланган бай материаллар саклана. Кинематографның барлыкка килүенә - 120 ел. Бу вакыйга бертуган Люмьерлар фамилиясе белән бәйле, фильмнар Франциядә күрсәтелә башлый. Беренче сеанслар төссез һәм тавышсыз булсалар да, тамашачы арасында алар тиз популярлык яулый. Россиядә беренче кино Санкт-Петербургта 1896 елның маенда...
-
Бүген Азнакайның Яңа Юл микрорайонында бәйрәм узачак
Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана, төзекләнә, зурая. Үзенең балалар бакчасы, мәчете, спорт мәйданчыклары бар. Быел Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырып, турыга таш юл салынды. Чирек гасырлык юбилеена ял паркы да булдырылды. Микрорайон халкы биредә үз Сабан туен уздыра. Бүген тагын бистә бәйрәм итәчәк. Бәйрәм...