15 июль 2016 яңалыклары
-
«Мәхәббәтең юк икән – никахлашма»
Кайберәүләр: «Чүбек чәйнәп май чыкмас», - дисәләр дә, интернет халкы газета-журналларны кулларына алып, халкыбызның хәл-әхвәле белән кызыксынмасалар да, җанымны әрнеткән, бәгыремне телгәләгән уй-фикерләрем белән бүлешергә булдым. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да тынгылык бирмәгән, аны да ихластан борчылырга мәҗбүр итеп, гамәли чаралар күрергә этәргән мәсьәлә - ул да булса - яңа өйләнешкән...
-
Азнакайлылар, күңел төшенкелеген ничек җиңәргә?
Соңгы вакытларда кибетләрдә, базарларда бәяләр нык артты. Радио-телевидение дә кешеләрне «тынычландыра алмый». Бәяләрнең бөтенләй бәйдән ычкыну ихтималы барлыгы яшәү дәрәҗәсенең кискен кими баруын искәртә. Ил халкына бил каешларын тагын да ныграк кысып бәйләргә киңәш итәләр. Урамда йөргәндә дә башын аска игән, шушындый вазгыятьтән күңел төшенкелегенә бирелгәннәрнең саны көннән-көн артуын күрәсең,...
-
БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукын бирүче закон проекты әзер
Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда хәбәр итте. "Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы химия, биология, физика кебек фәннәрдән...
-
Иртәгә Чатыр тау итәгендәге “Изгеләр” чишмәсе янында бик матур чара узачак
Азнакай районы Сәпәй авылы агайлары "Изгеләр" чишмәсе суы белән самовар куя Иртәгә Чатыр тау итәгендәге "Изгеләр" чишмәсе янында Сәпәй авыл җирлеге һәм мәчетнең дин әһелләре оештыруында бик матур чара узачак. "Борынгы заманнардан ук Чатыр тау итәгендә урнашкан шифалы "Изгеләр" чишмәсенә бөтен-тирә як районнардан җыелганнар, суының шифасын һәм сихәтен күргәннәр. Менә...
-
Татар яшьләрен бизнес төзергә, милли туй оештырырга өйрәтәчәкләр
Казанда Россия төбәкләреннән килгән милли җанлы татар яшьләрен берләштерүче чара - Татар яшьләре көннәре башланып китте. Ул Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәге базасында 16 июльгә кадәр узачак. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов - Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүче кешеләрнең берсе....
-
Азнакайлылар, «Быел юкә балы булмаячак»
Умартачыларның кызу эш вакыты җитте. Авылларда бал суырта башладылар. Кырык елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Камил абый Сөнгатуллин, без шалтыратканда, беренче балны суыртырга бара иде. - Әлегә бал уңышы ничек буласын әйтә алмыйм, әмма шунысы хак: быел юкә балы бик аз булачак. Ни өчен дигәндә, юкәне агач бетләре ашап бетерде....
-
Азнакайлылар, ТР Президенты рейтингта – җиденче!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - Россиядә цитаталары иң еш кулланылган төбәк башлыклары рейтингында җиденче урын алган. "Медиаология" 2016 елның июнь ае өчен губернатор-блогерларның цитаталарының кулланылу рейтингын бастырган. Аңа үз блогларын алып баручы РФ төбәкләре башлыклары кергән. Рейтингы төзү өчен мәгълүмат чараларында губернаторлар блогларыннан китерелгән өземтәләр саналган. Рейтингта беренче урынны Чечня...
-
Азнакай, терлек азыгы әзерләү буенча, республикада алдынгы урыннарда бара
Бүгенге көндә (15 июльгә ) районда 20,3 мең тонна печән, 93,2 мең тонна сенаж , 102 тонна яфраказык әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 19,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Азнакай терлек азыгы әзерләү буенча республикада дүртенче урында бара.
-
Азнакайлылар, ауны тыйган указга кул куелды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 июльдә кайбер кош һәм хайваннарны аулауны тыю турындагы указга кул куйды. Ату рөхсәт ителмәгән ау объектлары исемлегенә көртлек тә кергән. Аучыларга 2016-2017 еллар җәйге-көзге-кышкы һәм 2017 елгы көзге сезонда аларны ату турында онытып торырга туры киләчәк. 2017 елга кадәр Татарстанның барлык ау хуҗалыкларында ак куян,...
-
Азнакай район башлыгы халыкны кабул итә
19 июльдә 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.