Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 июль 2016 яңалыклары

    • 13 июль 2016 - 11:21
      Азнакайның район һәм шәһәр ветераннар оешмасы эшчәнлеге республикада үрнәк булып тора
      Тәҗрибә уртаклашырга хәтта күрше-тирә төбәкләрдән дә киләләр. 14 июльдә азнакайлылар Туймазы ветераннары делегациясен каршы ала. Очрашу Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып, Актүбә бистәсендәге мәдәни, спорт объектларына сәфәр белән дәвам итәчәк.
      342
      0
      0
    • 13 июль 2016 - 09:29
      Яңа Юл Сабан туйга чакыра
      Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана, төзекләнә, зурая. Үзенең балалар бакчасы, мәчете, спорт мәйданчыклары бар. Быел Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырып, турыга таш юл салынды. Чирек гасырлык юбилеена ял паркы да булдырылды. Микрорайон халкы биредә үз Сабан туен уздыра. 16 июльдә тагын бистә бәйрәм итәргә...
      457
      0
      0
    • 13 июль 2016 - 09:21
      “Алтын каләм-2016” Фестиваль канатлар куйды
      Бу җәйдә дә миңа "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Журналистика белән кызыксынуым тагын да артып кайттым. Әлеге фестиваль 21 нче тапкыр үткәрелә. Аның читтән торып этабында 306 кеше катнашкан, 111е финалга чыккан. Һәрберсе журналистикага, сүз сәнгатенә гашыйк. "Алтын каләм"дә берничә берләшмә эшләде: матбугат, фото, радио, телевидение, PR-проектлар, дизайн...
      387
      0
      0
    • 13 июль 2016 - 07:38
      Азнакайда балыкчылар ярышы узачак
      Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы 16 июльдә Зур Сукаеш авылы янындагы сулыкта балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. Биредә 7.00 сәгатьтә теркәлү үтеп, һәркем үз бәхетен сынап карый алачак. Җиңүче тоткан балык күләменә карап билгеләнә.
      383
      0
      0
    • 13 июль 2016 - 05:33
      Депутат кабул итә
      "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
      405
      0
      0
    Реклама