12 июль 2016 яңалыклары
-
Алдан кайгырткан – откан!
1 июльдә барлык почта бүлекләрендә, альтернатив пунктларда 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Маяк" газетасына алдан язылу башланды. 31 августка кадәр газетабызга элеккеге бәяләр белән язылып калырга чакырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк"ка почта бүлекләрендә - 597,36, альтернатив пунктларда - 420, һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 312 сумга...
-
Миргасим Усманов: “Җирне алдап булмый”
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерә. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә дә санаулы гына көннәр калып килә. Урак алдыннан район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерү чаралары, комбайннар парадлары уздыру матур традициягә керде. Комбайнчылар парадын иң бернчеләрдән булып районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган "Таллы Бүләк"леләр...
-
Чалтаймас та Сабан туй узачак
Инде югала барган авылларның кабат яңаруы - шатлыклы күренеш. Чалтаймас та тузган нигезләрен яңартып, яшәреп килә. Ел саен җәен авылдашлар җыелып, гөрләтеп Сабантуйларын уздыралар, авыл үсешенә лаеклы өшел кертүчеләрне хөрмәтлиләр. Быел мәйданда бәйрәм 16 июльдә 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакай районы Мәсгут авылында янгын чыккан
Узган җомгада Мәсгут авылы шәхси йорт ихатасында янгын чыгып, хуҗаның сарае һәм гаражына шактый зыян салган. Әлеге очрак коры, эссе, җилле һава торышы шартларында тагын да игътибарлырак булырга, янгын кагыйдәләрен сакларга кирәклеген искәртә.
-
Азнакайда БДИ нәтиҗәләре билгеле. Алар узган елга караганда яхшырган
Мәктәпләрдә дәүләт имтиханнары тәмам, укучылар кулларына аттестатлар алып, төрле якларга таралашты. Быел сынауларны алар ничек узган? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек. - Имтиханнар тыныч, кимчелекләрсез узды. Тугызынчы сыйныфны 644 укучы тәмамлады. Аларның күбесе ирекле фәннәрдән җәмгыять белемен (377), информатиканы (239), биологияне (226) физиканы (143)...
-
Татарстанда коточкыч зур елан!
Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә «аскы як»тан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклары бар. Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр. Дөрес булса, әлеге печән рулоны Чутай басуларында төшерелгән. http://saby-rt.ru/
-
Россиядә аракының минималь бәясе артты
Россия Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә, илдә аракының минималь бәясе 5 сумга артты. Хәзер ул 190 сум тәшкил итә. Дәүләт Думасында бәя аермасын, юк дәрәҗәсендә, дип кенә саныйлар: икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский фикеренчә, Финанс министрлыгы боерыгы контрафактка каршы көрәштә нәтиҗәле чарага әйләнә алмаячак. Шулай итеп, инде әйткәнебезчә, Россиядә...
-
Район һәм шәһәр ветераннар Советы мөрәҗәгате
Басуларда мул булып игенкәйләр өлгерә. Урып-җыю эшләре башлануга санаулы гына көннәр калып килә. Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде, бигрәк тә уҗым культуралары, борчак күзләрне иркәли, Соңгы көннәрдә явып узган шифалы яңгырлар да мул уңыш вәгъдә итә. Республикада иң күп бөртекле культуралар (60 мең гектардан артык) мәйданы...