7 июль 2016 яңалыклары
-
Өлкәннәрне тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр: ризалашучылар булырмы?
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Әлеге уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән. Министрлыкның матбугат белән эшләү хезмәте хәбәр иткәнчә, ул кабул ителгән очракта, үз-үзләрен карый алмаган пенсионерларны опекага...
-
Азнакайлылар, чама хисен югалтмыйк
Җәйне җиләк-җимеш җыеп, су кереп, чүп утап, төзеп, кыскасы, актив рәвештә уздырабыз. Әмма, һәр нәрсәнең дә чамасы бар, игътибарлы, сак булыйк! Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре нәкъ менә шушы чорда эчәк инфекцияләре (җиләк-җимеш ашап, су кергәндә пычрак су йотып), травма (бер атнада 6 очрак), инфаркт (2), инсульт (6), стенокардия (5) кебек авырулар...
-
“Чародейка” – бистәдәге һәр чараның бизәге
Актүбә бистәсе быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп уза. Алты дистә ел элек бирегә илнең төрле төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре кара алтын чыгарырга, туган ягыбызны тагын да баетырга җыелган. Шул дәвер эчендә бистә үсеп, үзенең бәйрәмен бар матурлыгы белән каршы ала: парклары, фонтаннары, заманча биналары белән. Тантаналы чараны 4 нче...
-
Елан чагуда кеше үзе гаепле
Татарстанда быел кара елан (гадюка) чагу очраклары арткан. Май-июнь айларында гына инде ун кеше елан чагып хастаханәгә эләккән. Идел-Чулман табигый тыюлыгы өлкән хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов белдергәнчә, еланнар күбрәк Балык Бистәсе, Биектау районнарында, Лаеш районының Имәнкискә авылында, республиканың куе урманнары булган көньяк-көнчыгышында, төньяк районнарда очрарга мөмкин. Кайбыч, Чүпрәле халкы тыныч...
-
Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте
5 нче июль көнне, шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм чарасы иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкъбирләр әйтелде. Ак мәчеткә...
-
Президент Рөстәм Миңнеханов депутатлыкка кандидатларга сайлаулар уңаеннан күрсәтмә бирде
"Сентябрьдә узачак сайлаулар - Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү ул. Республика командасы Дәүләт Думасында мөһим мәсьәләләр хәл итәргә тиеш булачак: республика мәнфәгатьләрен яклау, перспективалы проектлар өчен закон базасын булдыру һәм безнең тәҗрибәне федераль дәрәҗәдә тарату", - дип белдерде Президент 2 июльдә узган "Бердәм Россия" партиясе республика бүлегенең киңәйтелгән...
-
Туган тел буенча белемнәрне тагын да тирәнәйттек
Миңа бу җәйдә Изге Болгар җирендә «Болгар-Туган Тел" лагерына бару бәхете елмайды. Биредә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан ел дәвамында узләрен укуда таныткан, аеруча татар теле буенча оештырылган бәйгеләрдә актив катнашкан 800 укучы ял итте. Азнакай районыннан 6 укучы барды. Бер атна сизелми дә узып китте. КФУ укытучылары татар теленнән...
-
Азнакайның Чатыр тавы фольклор фестиваленә дәшә
Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда яшәүче...
-
Ял да иттеләр, дару үләннәре дә җыйдылар
Җәй - дару үләннәре җыя торган чор. Хуш исле урман-болыннар үзләренә әллә каян тартып тора. "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр табигать кочагына чыгып, тәннәренә дә, җаннарына да шифа алдылар. Әмирә Гәрәева, мәдәни чаралар оештыручы