6 июль 2016 яңалыклары
-
Ивье халкы татар Сабантуен үз итте
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә делегация Беларусь Республикасының тугандаш Ивье шәһәрендә булып кайтты. Азнакайлылар анда республиканың бәйсезлеге, фашист илбасарларыннан азат иткән көн һәм Ивье шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында мөселман, католик, христиан һәм иудизм динннәре дуслыгы һәйкәле янында башланды. Ивье районы җитәкчесе -...
-
Азнакай районы мәктәп директорлары изге Болгарга сәяхәт кылды
Азнакай муниципаль районы башлыгы инициативасы буенча "Фривей" җәмгыяте ярдәме белән мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре изге Болгар җиренә сәяхәт кылып кайттылар. Биредә алар урта гасырлардагы кабатланмас архитектура үрнәкләре белән танышып, зур тәэсирләр алдылар.
-
Азнакайлылар терлек азыгын мулдан әзерли
Азнакайлылар терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә республикада дүртенче урында баралар. Күрсәткечләр дә куанычлы: 81,2 мең тонна сенаж, 17,3 мең тонна печән әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 17,5 ц азык берәмлеге туры килә.
-
Социаль ярдәм кемгә тиеш?
Халыкны социаль яклау турындагы федераль законга 2005 елда үзгәрешләр кертелгәннән соң, социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субьектларга тапшырылды, һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Халыкны социаль яклау турындагы законның төп максаты - Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормасын булдыру. Кеше билгеле бер таләпләргә җавап биргән очракта гына...
-
Азнакай бакчачыларына 5 киңәш
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен аның янына көнбагыш утыртыгыз. Алма белән чияне бер-береннән ераграк утыртырга кирәк. Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртыгыз, ул аны корткычлардан саклаячак. Яфрагы зур, тамыры кечкенә булган яшелчәләргә: редис, кыяр, кәбестә, ташкабакка суны күбрәк сибегез. Тәрәзә төбенә шомырт агачы утыртсагыз, чебен азрак борчыр. http://www.shahrikazan.com/
-
Ташкабак холестеринны һәм гәүдә авырлыгын киметә, ә иммунитетны арттыра
Бакчаларда ташкабак өлгерә башлады. Әлеге яшелчәдән бик күп тәмле ризыклар әзерләп була, шул ук вакытта ул организм өчен дә файдалы булып тора. Ташкабакта аскорбин кислотасы, А витамины, калий, магний, тимер, кальций кебек микроэлементлар бар. Шуның белән ул организмнан начар холестеринны, агулы матдәләрне чыгара, гәүдә авырлыгын киметә, ашкайнату процессын яхшырта, ашказаны-эчәклек...
-
Иҗтимагый оешмаларда, эшкә дә, ялга да вакыт табыла
Җәй - кызу эш чоры булса да, кичен ял итәр өчен вакыт табыла. Районыбызда нәкъ менә җәй айларында ишек алды бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әверелде. Актүбә бистәсендә бу чарага 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе идарәче компания һәм "Актүбә" предприятиесе белән берлектә старт бирде. Бәйрәм мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе...
-
Азнакай – Бахчасарай арасы тагын да якыйнайды
Азнакай делегациясе Кырымның Бахчасарай районында булып кайтты. Кунакларны район башлыгы Рефат Дердаров һәм аның командасы җылы каршы алды. - Безнең Татарстандагы хезмәттәшләребездән өйрәнер әйберләр җитәрлек. Бу белем һәм тәҗрибә уртаклашу, дуслыкны ныгыту өчен яхшы мәйданчык, - диде Рефат Дердаров. Ул шулай ук авыр вакытта иң беренче булып ярдәм кулы сузган...
-
Азнакайда балаларын сулыкларга җибәргән ата-аналар штрафка тартыла
Җәйне барыбыз да түземсезлек белән көтеп алабыз. Эссе көндә дулкыннар кочагында тирбәлә-тирбәлә рәхәтләнеп су коенудан, елга яки күл буенда ял итүдән рәхәтрәк нәрсә бар икән? Әнә шул рәхәтлектән хәвефсезлек турында да онытып җибәрәбез шул. Коену сезоны ачылганнан башлап республикада 27 кеше су корбаны булган. Ни кызганыч, аларның 6сы - балалар....