Фонтан янында бер төркем балаларның велосипедта йөргәннәрен күргәч, яннарына барып сораштырмыйча түзеп кала алмадым. Ни дисәң дә, соңгы елларда аларны урамда түгел, өйдә компьютер артында күреп өйрәнгән.
- Велосипедны быел яз алып бирделәр. Сәламәтлек өчен дә бик файдалы, күңелле дә. Без ишек алдындагылар бергә җыелып, паркка да барабыз. Анда яңа...