2 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Чиста һава” операциясе бара
Сулар һавабызның чисталыгын тәэмин итү максатында районда автотранспорт чараларының токсик матдәләр һәм төтен чыгару нормалары сакланышына тикшерүләр үткәрелә. Бүгенге көндә Азнакай районында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 98 автомашинага шундый тикшерү үткәрелде. Аларның җидесенең токсик матдәләр һәм төтен чыгару нормалары нормативларга туры килми....
-
Азнакайның барлык мәчетләрендә дә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазьләре укылачак
5 июль, сишәмбе көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаетен каршылаячак. Бәйрәм чаралары Азнакайның барлык мәчетләрендә дә уза: иртәнге 6.30 сәгатьтә вәгазь сөйләнә, гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла. Шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә дин тотучыларны олуг бәйрәм белән муниципаль район җитәкчелеге котлаячак, дип хәбәр итә Азнакай мөхтәсибәтенең мәгълүмат...
-
Азнакайда 10 меңнән артык объектта сан алу узачак
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу каппаниясе барышында районда 10 меңнән артык объектта сан алу узачак. Җирлегебездә 4 инструкторлык, 23 санау участогы эшли, аларның барсы да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сан алучылар махсус киемнәрдән - шапка, жилеттан йөриячәк. Иң мөһиме аларның һәрберсенең таныклыгы бар. Аны йорт хуҗалары, хуҗалык җитәкчеләре таләп...
-
Азнакайда балалар коляскалары парады узачак
Мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә 30 июльдә 11.00 сәгатьтә Татарстан мәйдананда балалар коляскалары парады үткәререгә ниятли. Конкурсның номинацияләре дә үзенчәлекле: "Кабатланмас коляска", "Спорт төрендәге коляска", "Мин үзем генә түгел", "Гаилә экипажы". Шәһәрдәшләрегезне иҗади осталыгыгыз белән туйганчы сокландыра аласыз. Әлбәттә, әлеге чарада сабыегызның иң төп герой икәнен дә онытмагыз. Парадта...
-
Азнакайда мәктәп яны лагерьларын ябу тантанасы булды
Быел июнь аенда районыбызда 21 мәктәп яны лагеры һәм 12 хезмәт һәм ял отряды эшләде. Әле кайчан гына аларны ачкан идек, бүген Татарстан мәйданында шәһәр мәктәпләре яны лагерьлары сменасын ябу тантанасы булды. - Укучыларның ялы бик кызыклы үтте. Төрле уеннар, бәйгеләр уздырдык, шәһәрдәге мәдәни, сәнәгать объектларына сәяхәт кылдык, - ди...