1 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда балалар коляскалары парады узачак
Мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә 30 июльдә 11.00 сәгатьтә Татарстан мәйдананда балалар коляскалары парады үткәререгә ниятли. Конкурсның номинацияләре дә үзенчәлекле: "Кабатланмас коляска", "Спорт төрендәге коляска", "Мин үзем генә түгел", "Гаилә экипажы". Шәһәрдәшләрегезне иҗади осталыгыгыз белән туйганчы сокландыра аласыз. Әлбәттә, әлеге чарада сабыегызның иң төп герой икәнен дә онытмагыз. Парадта...
-
Азнакай хуҗабикәләренә тугыз файдалы киңәш
1. Тамагыгыз авырта башласа, кайнар сөткә кардамон салып эчегез, ул ялкынсынуны бетерә. 2. Бәрәңге суына аз гына атланмай салсагыз, ул тизрәк пешәр. 3. Камырга кушарга күкәй булмаса, ярты банан салыгыз. 4. Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын...
-
Бүген Азнакайда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе старт алды
Сан алуны сыйфатлы итеп башкару өчен районда нинди чаралар күрелде? Алда нинди бурычлар тора? Район халкы сан алуга әзерме? Редакциябездә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә сүз әнә шул хакта барды. Гөлниса Әхмәтшина, район статистика бүлеге җитәкчесе: - Бүгеннән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе старт алды һәм ул 15 августка...
-
Азнакайда сиксәннән артык яшүсмер эшкә урнашты
Дәүләт программасы нигезендә Азнакайдан 80нән артык яшүсмер июнь аенда эшкә урнаштырылды. Аларның күпчелеге шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү тармагында, шулай ук предприятиеләрдә, спорт мәктәпләрендә хезмәт куйды, мәктәп яны лагерьларында вожатыйлар булып эшләде.
-
Азнакай балалары нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр
Азнакай мәшгульлек үзәге белгечләре "Кояшкай" ял базасына күчмә офис белән чыгып, яшүсмерләргә һөнәр сайлауда булышлык күрсәттеләр. Белгечләр районда хезмәт базарында сорауга ия булган һөнәрләр дөньясы белән таныштырып кына калмадылар, төрле уеннар, конкурслар да үткәрделәр. Соңыннан балалар мобиль офиста тест ярдәмендә нинди һөнәрләргә өстенлек бирүләрен тикшерделәр.
-
Азнакай Яшьләр үзәге лидерлары һөнәри юнәлеш буенча квест уздырдылар
"Азнакай" санаториясендә Яшьләр үзәге лидерлары һөнәри юнәлеш буенча "Мин һәм һөнәрләр дөньясы" дигән квест үткәрделәр. Анда ял итүче балалардан торган дүрт команда катнашты. Аларга стнацияләр тәкъдим ителде, һөнәрләргә кагылышлы сораулар бирелде. Уен барышында балалар теге яки бу һөнәрне сайлаганда нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге, һөнәрләрнең үзенчәлекләре хакында белемнәрен арттырдылар.