26 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай сугыш чоры балалары музейда очраштылар
Төбәкне өйрәнү музеенда Хәтер көне уңаеннан зур чара булып үтте. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, билдән карга батып урман кискән, кечкенә арба тартып станциядән чәчүлек орлык ташыган, сабан сөргән хөрмәтле ветераннарыбыз - сугыш чоры балалары җыелды. Алар арасында Нурулла Гобәйдуллин, Зәния Ганиева, Җиләк Иванова, Фәния Йосыпова, Хөршидә Максатова һәм...
-
Азнакайның 1 нче мәктәбе укучылары урман үстерә
Элек-электән Азнакай 1 нче урта мәктәбе урманчылык хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә яши. Ике арадагы дуслык һәм шефлык бүген дә дәвам итә. Җәйге каникул чорында да ул өзелми. Шушы көннәрдә укучылар урманчылык хуҗалыгы питомнигында яшь үсентеләрне чүптән арындырдылар.
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте
Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов белән берлектә гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте. Кабул итү вакытында азнакайлылар фермерларга финанс ярдәме күрсәтү, Сыза елгасы аша күпер төзү һ.б....
-
Азнакайда яшь техниклар үсә
Укучыларны инновацион техник иҗатка тарту максатларында «Бөек Ватан сугышы хәрби техникасы 3Д да» республика конкурсының муниципаль этабы узды. «Хәрби машина» номинациясендә беренче урынны Актүбә 3 нче урта мәктәбеннән Эдуард Иванов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айгөл Әюпова (җитәкчеләре Гөлназ Әхмәтова) яулады. Икенче урында - балалар иҗат үзәегенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов,...
-
Азнакай балалары Казанга дельфинарийга бардылар
Физик мөмкинлекләре чикләнгән бер төркем балалар Казанда дельфинарийга һәм музейларга сәяхәт кылып кайттылар. Ата-аналар шундый матур бүләк өчен «Фривей» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Шәйхелисламовка һәм исән-имин йөртеп алып кайткан Рөстәм Сөләймановка рәхмәтлеләр.