25 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай мәктәп яны лагерьлары күңелле ял итә
Татарстан мәйданында мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен чираттагы күңелле чара узды. «Гиннеслар рекорды» шоу-программасында «Иң озын», «Иң тәбәнәк», «Иң озын толым», «Иң шәп сызгыручы» кебек номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Аны үткәрүдә Балалар иҗат үзәге лидерлары актив катнашты. Һәркем биредә үз сәләтен ача алды.
-
Азнакайлылар наркотикларга каршы республика акциясенә кушылдылар
"Гармония" психологик-педагогик хезмәте базасында "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында "Сәламәт яшә - күңелле" дигән чара узды. 7 нче мәктәп яны лагерына йөрүче балалар зур кызыксынучанлык күрсәтеп, чарада актив катнаштылар.
-
Азнакайда авыл хуҗалыгы эшләре буенча семинар узды
Урсай авылы җәйләвендә ("Шәвәлиев З.Г." КФХ авыл хуҗалыгы идарәсе булгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, ветераннар катнашында үткән семинарда терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре турында сүз барды. Семинардагылар фермер хуҗалыгында терлекчелек, терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.