Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 июнь 2016 яңалыклары

    • 21 июнь 2016 - 16:20
      Азнакай пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
      Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 23 июньдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-50, 7-04-66.
      462
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 14:22
      Азнакайлыларны депутат кабул итә
      24 июнь көнне 12.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
      419
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 13:22
      Азнакайлылар “Иделкәем” балалар үзешчән театр коллективлары конкурсында лауреат булдылар
      Мәдәният министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары арасында үткәрелгән "Иделкәем" смотр-конкурсының йомгаклау туры узды. Республикабызның 63 коллективы арасыннан сайлап алынган нибары 14е генә йомгаклау бәйгесендә катнашу бәхетенә иреште. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова җитәкчелегендәге "Тылсым" балалар театр студиясе Ш.Фәрхетдиновның "Саламторхан маҗаралары" спектаклен күрсәтеп, лауреат...
      420
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 12:30
      Азнакайлыларга – бушлай юридик ярдәм
      24 июндә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 8.00-10.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле; 12.00-14.00 сәгатьләрдә - суд приставлары...
      366
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 11:23
      Самарада хезмәт итүче 15 азнакайлы хәрби ант кабул итте
      Мәгълүм булганча, Азнакай районы килешү нигезендә Самара шәһәрендә урнашкан 73759нчы часть белән шефлык элемтәсе тота. Безнең районнан бүгенге көндә биредә 35 егетебез хәрби хезмәт үтә. Аларның 15е язгы чакырылышта киткән иде. Якшәмбе көнне исә якташларыбыз хәрби ант кабул итте. Әлеге тантаналы чарада аларның әти-әниләре, якыннары да катнашты.
      337
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 10:30
      Суда рәхәт булса да...
      Татарстанда су керү сезоны рәсми рәвештә июнь ае башыннан ук игълан ителсә дә, әлегә су керерлек көннәр булмады диярлек. Ә менә соңгы көннәрдә эссе һава торышы һәркемне су буена тарта, кешеләр коенып, кызынып калырга ашыга. Әмма суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмасак иде. Иминлек таләпләрен санга...
      404
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 09:29
      Азнакай медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте
      Кәкре Елга авылы Сабантуе мәйданында районыбыз медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кайнар тәбрикләде. Бәйрәм кызыклы уеннарга, спорт ярышларына, җыр-моңга бай булды. Тулырак - газетабызның киләсе санында.
      414
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 08:34
      Азнакайда “Хәтер шәме” һәм “Хәтер маршы” акцияләре уза
      22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Һәр гаиләгә кара кайгы булып яткан әлеге дәһшәтле көнне искә алып, берничә ел инде шәһәребездә "Хәтер шәме" һәм "Хәтер маршы" акцияләре үткәрелә. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган, җиңү алып кайткан, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган якташларыбызны хөрмәтләп һәм искә алып,...
      372
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 07:41
      Азнакайда храм төзелеше дәвам итә
      Билгеле булганча, ике ел элек Азнакайда храм төзелә башлады. Экспертиза нәтиҗәләре буенча биредә эшләр вакытлыча туктатылган иде. Хакимияттә узган киңәшмәдә храм төзелеше буенча попечительләр советы составына үзгәрешләр кертелде. Бинаның фундаментын тагын да ныгытып, төзелеш якын көннәрдә дәвам иттереләчәк. Әлеге максатларга "Татнефть" җәмгыяте тарафыннан акча бирелгән.
      411
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 06:30
      Язучылар яңа җитәкче сайлады
      Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае булып узды. Монда берлекнең соңгы 4 елында башкарылган эш-гамәлләре тикшерелде, ике корылтай арасында узган әдәби чаралар барланды. Чараның төп вакыйгасы - иҗади берлеккә яңа рәис сайланды. Делегатлар үз араларыннан дүрт кандидантны тәкъдим итте: Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах һәм Данил Салихов. Шактый кызу, кызыклы...
      413
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 05:24
      Азнакайда – Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы көне
      Узган атнада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясенең гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, җәмәгатьчелек советлары белән хезмәттәшлек итүгә багышланган күчмә утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм килгән кунакларны районыбызда ирешкән уңышлар, Иҗтимагый Совет, җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. "Алар безнең күз һәм колак кебек. Халык белән араны...
      340
      0
      0
    • 21 июнь 2016 - 04:15
      Азнакайда 224 кешене чит илгә чыгармыйлар
      Районда 224 бурычлыга карата чит илләргә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгарылган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Максим Малышев хәбәр итте. - Чит илләргә чыгу хокукын вакытлыча чикләү - бурычлыларны әҗәтләрен түләттерүгә этәрүче нәтиҗәле ысулларның берсе, - ди җитәкче.
      338
      0
      0
    Реклама