18 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай Үзәк китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре кунаклары
Үзәк китапханәдә Яр Чаллы шәһәре кунаклары -"Мәйдан" журналы хезмәткәрләре булып китте. Очрашу районыбызның өлкән яшьтәге һәм нәни әдәбият сөючеләре өчен дә бик эчтәлекле, тәрбияви һәм кызыклы булды. Алар татар матбугатында лаеклы урын тоткан, яраткан татар басмасы турында бай мәгълүмат алдылар, үзләрен борчыган сорауларын биреп фикер алыштылар.
-
Азнакайлылар, чума янәшәдә йөри, сак булыгыз!
Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә йөри. Әлеге чир Мәскәү, Рязань һәм Пенза өлкәләрендә табыла. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм Татарстанда икеайлык профилактик чара ачылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән, махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора. Дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрелә. Африка чумасы - вируслы йогышлы...
-
Азнакайда депутатка приемга язылу бара
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай районында «Трактор-Прицеп» операциясе бара
Районда 30 июньгә кадәр "Трактор-Прицеп" профилактик операциясе үтә. Бу көннәрдә ТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге һәм ЮХИДИ бүлеге вәкилләре тракторларның, үзйөрешле авыл хуҗалыгы һәм юл салучы башка төрле машиналарның ничек файдаланылуын, аларның тиешле документлары булу-булмавын тикшерәләр. Кагыйдәләр бозылган очракларда административ җаваплылык каралган.