4 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар Сабантуйны көтә
Милли бәйрәмебез - Сабантуйга бүләк җыюга ТОСлар да актив кушылды. Әминә Хәкимованың үз территориясенә кергән йортларда яшәүчеләргә шундый мөрәҗәгатен бу районда яшәүчеләр хуплап алды. Лобачевский урамы йортларында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Сүз дә юк, халык бик актив монда. Сабантуйга бүләкләрне ел башында ук барлап, саклап торганнар икән. ТОС җитәкчесе Әминә...
-
Азнакайда иң популяр исемнәр нинди?
Районыбызда якты дөньяга аваз салучы сабыйларыбызның саны арта бара. Ел башыннан ЗАГС бүлегендә 317 бала теркәлгән. Аларның 160ы - малайлар, 157се - кызлар. Әти-әниләре яңа туган сабыйларына күбрәк Әмир, Самир, Рамазан, Радель, Амалия, Әминә, Алиса, Рияна исемнәрен биргәннәр. Шунысы куанычлы, бүген балаларына Тамчыгөл, Иркә, Рәсүл, Зифа, Сәетнур дигән татар исемнәрен...
-
Азнакайда Сабантуй көнне махсус автобуслар йөриячәк
5 июньдә шәһәр Сабан туе мәйданына махсус автобуслар йөриячәк. Җәмәгать транспорты 9.00 сәгатьтә автовокзалдан һәм Җиңү мәйданыннан йөри башлый.