16 апрель 2016 яңалыклары
-
“Маяк” газетасы редакциясе каләм тибрәтүче укучылар белән мастер-класс уздырды
Кичә "Маяк" газетасы редакциясендә район мәктәпләренең каләм тибрәтүче укучыларыбелән мастер-класс узды. Шагыйрь Илдус Гыйләҗев шигъриятның асылы, туган телебез, редакция журналистлары Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева мәкаләләр язу үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, иҗат җимешләре белән таныштырдылар, язучылардан киңәшләр алдылар.
-
Азнакайлылар, ә сез беләсезме?
Жирафның буй озынлыгы 6-8 м. Җирафлар, башка җир хайваннары белән чагыштырганда, иң зур йөрәккә һәм иң югары кан басымына ия. Жирафның йөрәге 11 кг, ә озынлыгы 60 см. Жирафларның телләре кап-кара төстә һәм аның озынлыгы 45 смга җитә. Жирафлар колакларын телләре белән чистарта алалар. Жирафларның муеннары кешеләрнеке кебек нибары җиде...
-
«Татар малае-2016» исеменә Әмирхан Юнысов
Балалар иҗаты үзәгендә районда беренче тапкыр балалар бакчалары арасында "Татар малае" конкурсы үтте. Финалга 10 бала чыкты. Алар "Өй эше", "Кул көрәше", "Робот җыю", "Сорауларга җавап" бәйгеләрендә көч сынаштылар. Иң булган, җитез, тапкыр дип 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасыннан Әмирхан Юнысов табылды һәм "Татар малае-2016" исеменә лаек булды. Башкалар да...
-
Бар эшкә дә өлгерү өчен нишләргә? Азнакайлыларга берничә файдалы киңәш
Хәзерге заман искитмәле җитезлеге, ягъни кызу ритмы белән аерылып тора. Туган-тумача белән кунакка йөрешергә дә, Мәһдиев әсәрләрендә сурәтләгәнчә капка төбендә рәхәтләнеп гәп корып утырырга да вакыт юк инде безнең. Мәгълүм әйтемдәгечә: "вакыт - ул акча". Эштә дә үзеңне уңай яктан күрсәтергә кирәк, җәмәгать эшендә дә күзгә чалынырга, өйдә ашарга пешерергә,...
-
Азнакай талантлары
Яратуга мохтаҗ яшь күңел Йолдызларны вәгъдә итмә әле, Кирәк түгел чиксез галәм дә. Мин аларны читтән күзәтермен Кичен ятып яшел чирәмгә. Чәчкәләрне, зинһар, өзмә әле, Җитә миңа җылы карашың. Син булганда минем яннарымда Җаным тыныч, иркен сулышым. Алтын тәхет бүләк итәм димә, Эш байлыкта түгел, шуны бел. Яратуга, сөелеп яшәүгә...
-
Азнакайда баскетбол буенча зона ярышлары узды
«Чатыр-Тау Арена» спорт комплесында һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында укучылар арасында Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы кысаларында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Чирмешән, Ютазы районнарыннан 18 команда катнашты. Егетләр арасында беренче урынны Баулы 7 нче мәктәбе командасы яулады. Азнакай 6 нчы...
-
Азнакайда депутат Таһир Һадиев кабул итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев районыбызда еш була һәм халыкның гозер-сорауларын диккать белән тыңлый. Чираттагы кабул итүендә дә азнакайлылар эш белән тәэмин итү, кварталларны төзекләндерү, социаль ташламалар мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аларның һәрберсенә тиешле җавап бирелде.