28 март 2016 яңалыклары
-
Мәктәптә хезмәт айлыгы бара
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай мәктәбендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Бу уку елында да хезмәт айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды, "Һөнәрләр илендә", "Ягез әле, кызлар һәм малайлар!" дип аталган класстан тыш чаралар, викториналар, укучылар арасында һөнәри осталык...
-
Азнакайлылар, Габдулла Тукай әсәрләре - безнең рәсемнәрдә
Чалпы "Өмет" тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Габдулла Тукай әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" дигән темага рәсем ясадылар. Хөмәйрә Баһрамова, Фәния Усманова, Рәйхана Галиуллина, Ваккас Баһрамов язгы хозурлыкны тасвирладылар. Дүрт дистә елдан артык гомерен Актүбә 3 нче мәктәбендә балаларга рәсем-сызым дәресләрен укыткан Ваккас аганың "Шүрәле"...
-
Азнакайда узган атнаның нәтиҗәләре
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, хезмәттә, уңышларга ирешкән район фидакарьләрен, юбилярларны котлаудан башлады. Узган атнада торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы старт алды, алар сигез төрле спорт төре буенча көч сынаша. Финал уеннары 2 апрельгә...
-
Азнакайдан Алсу Иксанова проекты иң яхшылар рәтендә
Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 8 нчы сыйныф укучысы Алсу Иксанова Икътисад министрлыгында узган "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумында катнашты. "Эшмәкәрлек территориясе" дигән тематик мәйданчыкта теркәлгән йөздән артык проект арасыннан эксперт советы иң яхшы 27 эшне сайлап алган. Алар арасында Алсу Иксанованың "Сәяхәт" дигән авторлык проекты да бар. Барлык катнашучылар...
-
Азнакай укучылары Җәмил Шакиров музеенда булдылар
Язгы каникулларда Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары Актүбә бистәсенең "Көмеш су" су-сәламәтләндерү үзәгендә урнашкан Җәмил Шакиров музеенда булдылар. Танылган спортчы үзе укучылар белән экскурсия үткәрде. Балалар халыкара класслы спортчының уңышлары турында кызыксынып тыңладыр. "Музей яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләүдә һәм яңа үрләргә этәрүдә яхшы тәрбия чарасы",...
-
Азнакайда «Зоопарк 3D да» техник иҗат конкурсы узды
«Зоопарк 3D да» республика конкурсының муниципаль этабында 6 мәгариф оешмасыннан 18 укучы катнашты. Алар 3Д-принтеры кулланып ясаган һәм кулдан буяган әйберләрен тәкъдим иттеләр. «Кыргый җәнлекләр» номинациясендә I урынны Азнакай Балалар иҗат үзәгенең «Легороботлар» түгәрәгеннән Ринат Шәймөхәммәтов, Данил Баһаутдинов, Ильяс Галиев, 5 нче мәктәптән Диләра Гәрәева, Наилә Кәримова, Азамат Хөсәинов (җитәкчеләре...
-
Утырган ботакка балта...
30 мартта "Җирне саклау көне" дип аталган дата билгеләп үтеләчәк. Саклыйбызмы соң без кешелек бишеген - безне ничә мең еллар буе сыендырган һәм туендырган Җиребезне? Бердәнбер яшәр урыныбыз, өебез, фатирыбыз булган планетаның сәламәтлеген, чисталыгын кайгыртуда без шактый соңга калып килмибезме? Сүз яз җиткәч шәһәр урамнарында кар астыннан калкып чыккан "умырзаялар"...
-
Азнакайның яшь гитарачылары конкурста призлы урыннар яуладылар
Азнакай Балалар иҗат үзәге каршындагы "Җырла, гитара" берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның тынгысыз җитәкчеләре Регина Стрих "Звени, струна" төбәк фестиваль-конкурсында призлы урыннар яуладылар. «Автор җырлары» номинациясендә Раил Мусин I дәрәҗә, Илүзә Мигунова һәм Лиана Сәгыйтова II дәрәҗә лауреат булдылар. «Ансамбльләр» номинациясендә «Җырла, гитара» вокаль-инструменталь ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды...
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...