12 март 2016 яңалыклары
-
Азнакайда автор-башкаручы Галина Хилова белән очрашу узды
Балалар иҗаты үзәгендә «Җырла, гитара» берләшмәсенә йөрүчеләр һөнәри музыкант, автор-башкаручы Галина Хилова белән очраштылар. Ул скрипка классы буенча Азнакай музыка мәктәбен тәмамлаган, аннан Лениногорск музыка-сәнгать көллиятендә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә белемен күтәргән. Бик күп барда җыры фестивальләрендә катнашкан, үзе дә барда җырлары клубын җитәкләгән. Әнисе Зәйнәп Салих кызы Азнакай...
-
Математиклар көч сынашты
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә техник юнәлештәге берләшмәләр арасында фәннәр патшасы булган математика буенча ринг узды. Анда биш команда белем һәм зирәклектә көч сынашты. Беренче урынны өстәмә белем бирү педагогы Гөлшат Хафизова җитәкчелегендәге «Затейники» командасы яулады. Венера Кашапова җитәкчелегендәге «Угол» командасы - икенче һәм «Квадрат» командасы өченче урынга чыктылар.
-
Азнакайның Яшьләр үзәге «Дөнья бөтерчеге» акциясе үткәрде
Нәрсә ул экстремизм, толерантлык? Экстремизмга каршы нинди профилактик алымнар бар? Яшьләр үзәге белгечләре 10 мартта шушы сораулар белән урамда азнакайлыларга мөрәҗәгать иттеләр. «Дөнья бөтерчеге» дигән әлеге акция экстремизмга каршы профилактика һәм толерантлык пропагандасы максатларында үткәрелде. Азнакайлыларга төрле илләр төшерелгән бөтерчекләр таратылды. кызыклы уеннар, бәйгеләр, биюләр белән үрелеп барды.
-
Азнакайда 80 нче еллар дискотекасы узды
Без бу җиргә юкка гына парлап яратылмаган. Нишлисең, кызганычка каршы, язмыш кайчакларда пар канатларны каера. Ә тормышыңда ныклы таяныч булырдар яр табуы яшь барган саен кыенлаша. Районыбызда да бар ялгызлыкта гомер кичерүче ханымнар һәм ир-егетләр. Аларны үзара таныштыру-кавыштыру максатларында күптән түгел Яшьләр үзәгендә ЗАГСның «Пар канатлар» клубы белән берлектә «80...