10 март 2016 яңалыклары
-
Онытылмас вакыйга
"Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилеен "кара алтынны" ут ялкыннарыннан саклаучы 24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә көтеп ала. Чөнки утка каршы көрәшүчеләр үзләрен әлеге зур коллективның бер өлеше итеп тоялар, кулга- кул тотынышып, бердәм булып эшлиләр, уңышларына куанып, горурлык хисләре кичерәләр. Нефть чыгаруның беренче адымнары җиңел булмаган. Төрле һәлакәт,...
-
Гран-при Азнакай скрипкачы кызы кулында
Сәхнәдән йөрәк кылларын тибрәтеп нәфис көй агыла. Скрипканың дулкын-дулкын тавышына эреп, хыял диңгезенә чумасың. «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар иҗат фестиваленең «Кыллы-смычоклы уен кораллары» номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова чыгышын тыңлаганда жюри әгъзалары да нәкъ шундый хисләр кичереп утыргандыр. Юкка гына ул...
-
ГИБДД хәбәр итә. Юл ялгышларны кичерми
Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора… Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - безнең коточкыч чынбарлыгыбыз. Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз шул... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Юл...
-
Белүчеләр юкмы? Полиция эзли
Узган атнада берәүнең кибеттән 3252 сумлык сыр урлаганы хакында хәбәр иткән идек инде. Кызганыч, җинаятьне кылучының кемлеге бүген дә билгеле түгел. Оператив-тикшерү нәтиҗәсе буенча җинаятьне кылуда өстенә кара куртка кигән, муенына буйлы, ак, кара, зәңгәр чәчәкләр төшерелгән шарф буган, шундый ук шапка кигән 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз гаепләнә. Шулай ук...
-
Азнакайлылар “Йолдызлык”та йолдызлар кабызды
"Йолдызлык-Созвездие" республика телевизион фестиваленең Лениногрскта узган зона турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары, чыннан да, йолдыз булып балкыдылар. Үз номинацияләрендә "Фантазия" һәм "Бәхет" ансамбльләренең урта төркемнәре, Анастасия Маркушина һәм Булат Закиров беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Шулай ук "Балачак" һәм "Лилия" хореографик коллективлары һәм Диләрә Кашапова икенче дәрәҗә, Әминә Рәхимова өченче...
-
Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы уздырыла
Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына! 17 март көнне 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22 нче йорт) Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы уздырыла. Район Советының оештыру бүлеге
-
Азнакайда ялган аракы сатучы тотылган
Азнакай районында уздырылган оператив-профилактик тикшерү барышында полиция вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Уразай авылындагы шәхси сектор гаражыннан ялган акциз маркалы 2 мең литрдан артык алкоголь продукциясе тартып алды. Алар арасында элиталы маркасын йөрткән эчемлекләр: төрле маркадагы аракы, вино, коньяк, хәтта вискилар да бар. Бүген кырын...